Буада ЮХИДИ инспекторына карата көч кулланган машина йөртүчегә хөкем карары чыгарылды

2026 елның 15 июле, чәршәмбе

Буа шәһәре прокуратурасы Апас районында яшәүче 20 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 318 статьсының 2 өлеше буенча гаепле дип тапты (хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч көч куллану).

2026 елның 28 мартына каршы төндә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Буа шәһәрендә Роза Люксембург урамында хезмәт автомобилендә патрульлек иткән вакытта хөкем ителүче идарәсендәге дәүләт теркәү билгеләре булмаган Mercedes-Benz S350 автомобиле күренгән. Полиция хезмәткәрләре транспорт чарасын туктату турында карар кабул иткән һәм машина йөртүчегә исереклек халәтенә медицина тикшерүе узарга тәкъдим иткән. Әмма ир-ат полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләрен үтәүдән баш тарткан. Качып китү максаты белән ул инспекторны бәрдергән, аның физик авыртуына китергән. Хокук саклау органнары хезмәткәре автомобиль капотына эләккән, шуннан соң җинаятьче хәрәкәтен дәвам иткән, капотта полицейскийны кимендә 2 км өстерәп алып киткән. эзәрлекләүдән соң тәртип бозучыны тоткарлаганнар. Ул медицина тикшерүен узудан баш тартты.

Дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, суд гаеплегә гомуми режимлы төзәтү колониясендә утырып 4 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.

Суд карары законлы көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International