«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы хезмәткәре Гайнуллина Гүзәл сәүдә объектларында күчмә чара уздырды.
Сәфәрнең максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарның мәҗбүри таләпләре үтәлешенә мониторинг үткәрү, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән профилактик эш алып бару иде. Чара барышында белгеч кулланучылар өчен мәгълүматның (Кулланучы почмагы, бәяләр, товарларның маркировкасы, сатучы турында белешмәләр) булуын һәм актуальлеген тикшерде, сәүдә объектлары вәкилләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының аерым нигезләмәләрен һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибен аңлатты.
Товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны кулланучыларга җиткерү тәртибенә, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләренә, шулай ук тиешле сыйфатта булмаган продукцияне кире кайтарганда һәм алмаштырганда сатучының бурычларына аерым игътибар бирелде. Кулланучыларны ялганнан саклаучы «Гадел билге» товарларны цифрлы маркировкалау системасы турында сөйләштеләр.
Чарада катнашучыларның барысына да «кулланучылар хокукларын яклау» темасын киң яктыртучы мәгълүмати-белешмә материалы һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды.