«СОРАУ – ҖАВАП» ФОРМАТЫ

2026 елның 31 июле, җомга

СОРАУ: Турагентлар реестры барлыгы турында хәбәрдар, ә аны кем алып бара?

ҖАВАП: «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 1996 елның 24 ноябрендәге 132 - ФЗ номерлы Федераль законның 4.3 ст. 1-3 абзацы нигезендә турагентлар реестры турагентлар һәм субагентлар турында белешмәләр булган федераль мәгълүмат ресурсы булып тора.

Турагентлар реестрын алып бару РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан электрон формада гамәлгә ашырыла. Турагентлар реестрын алып бару тәртибе, шул исәптән турагентлар реестрыннан өземтә бирү тәртибе һәм мондый өземтәнең формасы, һәм турагентлар реестрына турагентлар, субагентлар турында белешмәләрне кертү тәртибе РФ Икътисади үсеш министрлыгының 25.07.2023 елгы боерыгы белән билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International