Халыкка хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәяләү

2026 елның 18 сентябре, җомга

Бүген инде күпләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында алынган торак-коммуналь һәм медицина хезмәтләрен бәяләү мөмкинлеге турында белә.

Кулланучылар үзләрен борчыган сорауларны үзләре аерып чыгара, хезмәтләрне бәяли, бу җитди индикатор булып тора.

Хезмәтләр Порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы ярдәмендә хезмәтләр алу барышында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бишбаллы шкала буенча бәяләү мөмкинлеге бар һәм 5 баллдан түбәнрәк бәя куелган очракта бәянең түбәнәюенең сәбәбен дәлилләү өчен бер яисә берничә критерий күрсәтү мөмкинлеге бар. 

Барлык бәяләүләр «халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү» сервисына йөкләнә һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, сервисның модераторы, шулай ук профильле министрлыкларның җаваплы хезмәткәрләре тарафыннан анализлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International