Узган елның октябреннән су өчен счет-фактураларда чик түләү срогы итеп айның 15нче числосы куела, соңаручылардан пеня су өчен.Бу күп кулланучыларда аңлашылмаучанлык тудырды.
Редакциягә бу уңайдан шалтыратулар шуны дәлилли.
Буадан пенсионер Зөһрә Шараева, мәсәлән, болай диде:
- Декабрьгә 1 сум 43 тиен пеня килде. Барлык түләү кәгазьләрен бергә җыеп, ике көнгә генә соңарган идем, югыйсә. Күршеләремнең күбесенең түләүләре шулай ук берничә сумга “арткан”. Сумма зур түгел, әмма болай эшләү дөресме икән?
Миңа калса, бу хәлне катлауландырганы – су белән тәэмин итүче “Буа Водоканалы” җәмгыятенең чик түләү срогының 15 күчерелүе хакында алдан хәбәр итмәвендәдер. Кем квитанциядәге язуга игътибар иткән, кем – юк. Шәхсән үзем дә 15енә кадәр дигәнне очраклы рәвештә генә күреп алдым һәм түләргә өлгердем.
Хәлне ачыклау өчен иң беренче Водоканалның үзенә шалтыраттык. Абонент бүлеге начальнгиы Ралия Насыйбуллина түбәндәгеләрне аңлатты:
- Монда бернинди кулланучы мәнфәгатьләрен һәм закон бозу юк. Россия Федерациясе Торак кодексының торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү турындагы 155 маддәнең 1 пунктында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хезмәт күрсәтүдән соң килгән айның 10нчы числосына кадәр кертелергә тиеш дип күрсәтелгән. Әгәр абонент үзе һәм Водоканал арасында төзелгән килешүне алып караса, анда түләүнең 15нче числога кадәр башкарылырга тиешлеге, болай эшләмәгәндә пеня алыначагы турында ачык язылган. Пеня һәр соңарган көн өчен түләнергә тиешле сумманың 0,1 проценты күләмендә исәпләнә. 10нчы числога күпчелек пенсионерларга әле пенсия килмәвен исәпкә алып, без чик срокны 15енә билгеләдек.
Квитанцияләр дә иртә таратыла. Бу хакта почта белән килешү төзелде. Әгәр түләү кәгазен ай башында китермәсәләр, халык Водоканалга шалтыратсын иде.
Дөресен әйткәндә, җәмгыятьнең бу адымга баруы халыкның гадәттә түләүләрне ай ахырында гына башкаруы һәм күпчелеге бурыч җыюы аркасында үзебезнең электр, җылылык өчен алдан түләүләрне үз вакытында каплый алмавыбызга да бәйле.
Кулланучы бу яңалыкка бик шат дип уйламыйм. Чынлап та, ай уртасына әле барлык пенсионерлар да пенсиясен алып җиткермәгән була. Икенче яктан, эш кешесенә дә уңайсыз бу, һәр квитанция саен почта бүлекчәсенә чабарга, эштән сорарга кирәк ич. Өйдән чыгуы мең бәла булган өлкәннәр өчен дә куаныч түгел. Әмма килешүдә язылганны үтәмичә дә ярамый, һәр соңарган көн кыйммәтлегә әвереләчәк – пеня законлы нигездә алыначак.