Мәскәү профессоры сыер карарга өйрәтте

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә районга терлекчелектә менеджмент буенча Россия академиясе профессоры, биология фәннәре докторы Ли Виталий Ден-Хакович килде. Ул хуҗалыклар җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре белән берлектә “Дружба“ агрофирмасының Мөкерле сыер фермасы эшчәнлеге белән танышты, киңәшләрен җиткерде.
Башлап агрофирма директоры Әлфак Нигъмәтуллин хуҗалыкның эш күрсәткечләре, фермада үткәрелгән реконструкцияләр турында сөйләде. Биредә сөт, ит җитештерү күләме елдан-ел арта. 2010 елда бер сыердан уртача 6570 килограмм сөт савылган булса, былтыр әлеге күрсәткеч 7012 килограммга җиткән. Һәр башлангыч башка сыер ите җитештерү 145тән 153 килограммга кадәр күтәрелгән. Мөкерле бүлекчәсе фермасы абзарларын реконструкцияләү өчен генә дә 5 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.
Профессор да беренче абзарга керүгә үк монда үз эшләрен белүче терлекчеләр хезмәт куюы, хуҗа барлыгы күренеп торуын әйтте. Иң мөһиме – буш торучы биналар юк, бозаулар юнәлешле үстерелә, хуҗалыкның  катнаш азык җитештерү цехы бар һәм ул гамәлдә.
- Хуҗалыклар җитәкчеләре-белгечләре терлек азыгының күләмен түгел, ә сыйфатын беренче урынга куярга тиешләр.  Моның өчен азык әзерләгәндә технологияне төгәл сакларга һәм сыйфатын лабораториядә тикшертергә кирәк. Сыерларга беренче класслы азык кына бирелсә, тәүлегенә һәрберсеннән уртача 50, икенче класслы белән – 30, өченче класслысын ашатып 25 килограмм сөт саварга мөмкин. Бу галимнәр тарафыннан расланган факт. Монда тагын савым сыерларын бер, ит өчен асралучы терлекләрне икенче бүлеккә туплау да уңай йогынты ясый,- диде ул. Буаз сыерларны караганнан соң аларның артык көре булуын әйтте. Аныңча, сыерларны 380-400 килограмм авырлыкта каплатырга кирәк. Ким булганда бозау авыр формалаша, артып киткәндә “май баса“. Кайсы сыерның күпме сөт бирүен ул бер карауда әйтеп бирде.
Ли Виталий терлек авыруларын дәвалау һәм профилактикалау проблемасына, бигрәк тә маститка каршы көрәшкә аерым тукталды:
- Аны булдырмау элементар кагыйдәләрне үтәүдән башлана. Абзар никадәр генә җылы булмасын сыер астына салам җәяргә кирәк, аның аяклары туңарга тиеш түгел. Саву аппаратын җилененнән салдырганнан соң соңгы тамчы сөтне җиргә саварга ярамый. Бу бактерияләрнең тиз үрчүенә һәм таралуына китерә. Моңа юл куймас өчен һәр җиленне аерым су белән юу да шарт. Ветеринария табибы исә маститлы сыерларны үз вакытында ачыкларга һәм дәваларга керешергә бурычлы. Чөнки бу күпкә арзангарак төшә. Саву аппаратларының дөрес эшләве дә мөһим. Моны тикшереп торуны аерым кешегә йөкләү отышлы булачак.
Профессор аралашу барышында тагын бозауларны дөрес карау буенча да киңәшләрен җиткерде. Угыз сөтенең файдасы зур булуын, аны савып алып суыткычта сакларга, сөт алыштыргыч эчергәндә аны  технология буенча гына ясарга кушты.
Якын киләчәктә Мөкерле фермасында заманча үзгәрешләр көтелә –  малларның торышын компьютер күзәтә башлаячак. Мәскәү кунагы яңача эшләү алымын күрсәтү өчен апрель аенда кабат бирегә киләчәк.
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Ли Виталийга киңәшләре өчен рәхмәт әйтте, хуҗалыклар җитәкче-белгечләрен аларны үтәргә һәм җитештерү күрсәткечләрен үстерергә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International