Укучы табынында нәрсә бар

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Бүгенге укучы мәктәптә бөтен көнен диярлек уздыра. Дәресләрдән соң озайтылган көн төркеме, өстәмә сәгатьләр, күнегүләр, түгәрәкләр. Мондый тыгыз режимда яшәүче баланың ничек туклануы да соңгы планда калмаска тиеш. Мәктәп ашханәләрендә ашату ничек куелган соң?  Әлеге сорауга җавап табу өчен ашханәләрне урарга да, ашчылар, укучылар һәм әти-әниләр фикерләрен дә белешергә туры килде.
Җан башына – 5 сум 80 тиен
Район бюджетыннан укучыларны тукландыруга бүлеп бирелүче дотация кеше башына көндәлек 5 сум 80 тиен туры килә.  Сумма мәктәп ашханәләрен азык-төлек белән тәэмин итү хокукын откан товар кайтаручы исәбенә турыдан-туры күчерелә. Үзегез исәпләп карагыз,  әлеге база акчага гына тулы кыйммәтле ашату мөмкин түгел. Яшь организмга витамины да, башка  файдалы матдәләре дә кирәк. Моны истә тотып укучы менюсы мәктәп бакчасында үскән җиләк-җимеш һәм ата-ана биргән өстәмә  акча хисабыннан баетыла.
Түтәлдәге – табында
Җәй көне мәктәп бакчасында кемнең ничек эшләгәне хәзер укучыларның  табыннарыннан күренә. Үзләрендә үстергән яшелчә, җиләк-җимеш  менюны төрлеләндерергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән,  Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары узган ел үз участокларында  зур уңыш үстергәннәр. Директор Әзгәр Зыятдинов әйтүенчә, узган язда бакчага ике парник  урнаштырылган. Укучылар, укытучылар җәй буе мәктәп участогында тырышып эшләгәннәр. Моның нәтиҗәсе күз алдында –  укучылар   табыныннан кәбестә, татлы борыч, чөгендер, кишер салатлары, яшелчәле азыклар өзелгәне юк. Шуңа күрә озайтылган көн төркемнәрендә шөгыльләнүчеләрдән кала башка укучылардан ашау өчен өстәмә акча җыймыйлар.
Мәктәпләрдә менюның төрлелеге  ашауга өстәмә акча җыюга да бәйле. Моны ата-аналар белән килешенеп хәл итәләр. Мәсәлән, 5 номерлы мәктәптә ул һәр көнгә 6 сум туры килә. Айга якынча 150 сум тирәсе чыга. Өстәмә азык-төлекне ашчылар заявка буенча кайтарталар. Мәктәп директоры Михаил Батин әйтүенчә, әти-әниләр  акча җыюга каршы түгел. Мин барган көнне балалар табынында  итле аш, яшелчә салаты, ипи һәм чәй иде.
Башка мәктәпләрдә дә менюны төрлеләндерү өчен тырышалар – акчасын да җыялар,  камыр азыклары пешереп тә саталар. Мәктәп ашханәләрендә ризыклар сыйфатлы булулары өстенә арзан да. Өчпочмакны 10-15 сум, вак бәлеш, бөккәннәр 8-10 сум тора.
Ата-аналарның үзләре белән сөйләштем.  Алар фикеренчә, мәктәптә ашауга 100-200 сум гына өстәмә акча җыю аз. Ничек кенә бүлсәң дә, ул көн саен итле аш, җиләк-җимеш ашату өчен җитми. Ә бала көне буе диярлек мәктәптә бит.

Илнар Абзалов, мәгариф бүлеге начальнигы:
- Туклануны һәр уку йорты үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимеш хисабына баета. Һәр мәктәпнең диярлек үз участогы бар. Кайберләрендә ихтыяҗларыннан артканны саталар да. Өстәмә акча җыймыйча да мөмкин түгел. Үзем дә ике укучы бала атасы буларак акча җыю яклы.  Һәр мәктәптә, сыйныфта бу эш  әти-әниләр белән килешенеп башкарылырга тиеш.
Эльвира Диярова,  лицей-интернатта укучы әнисе:
- Мин балалары шәһәрнең төрле мәктәпләрендә укучы әниләр белән сөйләшкәнем бар. Иң яхшы ашатучы безнең мәктәптер дип уйлыйм. Түләүсез тукландыру өстенә арзанга гына  кайнар азык  сатып алырга да мөмкин. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International