Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Итчеләргә мәшәкать өстәләчәк
2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Ит җитештереп сату белән шөгыльләнүче фермерларны, шәхси хуҗалыкларны зур үзгәрешләр көтә һәм алар чын-чынлап баш авыртуына әйләнергә мөмкин. Инде 1 майдан соң сугым эшләрен бары дәүләт теркәве үткән һәм махсус җиһазланган җитештерү объектларында гына башкарырга яраячак.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең чик ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова әйтүенчә, нәкъ 1 майдан Таможня берлегенең “Ит һәм ит продуктлары куркынычсызлыгы турында”гы техник регламенты гамәлгә керәчәк. Ул Таможня берлеге территориясендә әйләнешкә кертү өчен булган ит продукциясенә һәм башка сугым продуктларына кагыла. Төгәлрәге, иң элек ул сугым продуктларына һәм ит продукциясенә карата үтәү мәҗбүри булган куркынычсызлык таләпләрен билгели. Шулай ук продукцияне җитештерү, саклау, күчереп йөртү, реализацияләү, утильләштерү процессларына, Таможня берлеге территориясендә ирекле күчереп йөртү өчен маркировкалауга һәм төргәкләүгә таләпләрне дә үз эченә ала. Катгый таләпләргә сату өчен мөгезле эре терлек кенә түгел, хәтта кош-корт үстерүчеләр дә буйсынырга тиеш. Бары үзләре куллану өчен җитештерүчеләргә кайгырасы түгел – терлекне абзар артында чалдыруны дәвам итәргә була.
Сугым продуктларына әйләнешкә кертер алдыннан ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә һәм келәймә сугылырга тиеш. Һәр продукциянең ветеринария һәм товар озатуы документлары булуы да мәҗбүри. Эшкәртелмәгән сугым продуктларына туры килү турында декларация кабул итәргә кирәкми.
Сугым цехына килгәндә, ул торак пунктлардан 300 метр, терлекчелек фермаларыннан 1 километр ераклыкта урнашырга, койма белән әйләндереп алынырга, анда канализация, суүткәргеч булырга, мәйданчык үзе берничә өлештән торырга тиеш. Регламент тагын цехлардан итне бары махсуслашкан автомобильләрдә генә алып китүне дә таләп итә.
Сатар өчен булган терлекне элеккеге “юл” белән суйган гражданнарга 1-2, җаваплы затларга – 10-20, юридик зат булып теркәлмәгән эшмәкәрләргә – 20-30, юридик затларга 100-300 мең сумга кадәр штраф салыначак. Таләпләрнең үтәлешен Россельхознадзор белгечләре тикшерәчәк.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү начар түгел, билгеле. Ә моны тормышка ашыру өчен, беренче чиратта, сугым цехлары кирәк. Аларны кем төзер? Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр үзләре бу яңалыкны ничек кабул итәләр?
Тәлгать Юнысов, дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы:
- Башкаларны ит, ит продуктлары белән тәэмин итүчеләр иң элек ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Тиешле шартлар булмаганда, бу икеле. Техник регламент та шуны күздә тотып эшләнгән. Таләпләрнең кырыслануы Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән дә бәйле. Бүгенге көндә районда гамәлдәге бер генә сугым цехы да юк. Аны сафка бастыру төп мәсьәлә булып тора. Бу юнәлештә эш башланды. Карлы авылы янында төзеләчәк цехның урыны билгеләнде, әлегә җирен рәсмиләштерү процессы бара.
Николай Курчаткин, “Авангард” агрофирмасы генераль директоры:
- Агрофирмада сугым цехы төзелеп килә. Бинасы бар, Германиядән җиһазлар кайтарыла. Цех нигездә үзебезнең дуңгызчылык комплексына һәм “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән Идел аръягындагы агрофирмаларга хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук фермер хуҗалыкларыннан, шәхси хуҗалыклардан килгәнен дә кабул итәргә планлаштырабыз.
Миләүшә Гайнетдинова, Боерган авылыннан гаилә фермасы башлыгы:
- Без гаилә фермасы булдырып, мөгезле эре терлекләр симертүгә алындык. Малларыбыз әле яшь, 1 майга сатарлык булып җитешмиләр. Шуңа да бу яңалыкны алай авыр кабул итмәдек. Суеп сату бик чыгымлы, мәшәкатьле булса, терлекләрне тереләй авырлыкта реализацияләрбез, дибез.
Рәмис Җәләлов, Ташкичү авылыннан фермер:
- Без ел саен күпләп каз асрыйбыз. Быел да 500 баш алырга планлаштырабыз. Һәр фермер сугым цехы төзи алмый, бу бик катлаулы һәм чыгымлы эш. Аларны районның икенче очындагы сугым цехына ташып йөрү дә чыгымнарыбызны күпкә арттырачак. Юл, транспорт, чалдыру өчен түләргә туры киләчәк. Ә казга бәяне күпме күтәрергә була?! Ветеринария-санитария таләпләренә килгәндә, кошларны болай да ветеринария лабораториясендә тикшертмичә һәм келәймә суктырмыйча сатуга чыгармыйбыз бит
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз