ТКХ: сораулар һәм җаваплар

2014 елның 5 апреле, шимбә
Хөрмәтле укучыларыбыз, әлеге рубрика астында сезнең торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы иң актуаль сорауларыгызга  хезмәт күрсәтүче оешмалар белгечләре ярдәмендә җаваплар әзерләдек.
“Бер бүлмәле квартирам ничә елдан бирле буш тора. Анда кеше яшәмәсә дә, көнкүреш калдыкларын чыгаруга, башка хезмәтләргә түләү квитанцияләре ай саен килеп тора. Мин кайсы хезмәтләр өчен түләмәскә хокуклы. Моның өчен нишләргә?
Ирина Җамалова.
Буа шәһәре.”
Әсхәт Алимов, бердәм исәп-хисап үзәге директоры урынбасары:
- Сезгә идарәче компаниягә килеп әлеге квартирада яшәмәгәнегезне раслаучы гариза язарга кирәк. Анда язылганның дөреслеген ике күршегез расларга тиешләр. Аның нигезендә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга, санагыч урнаштырылмаганда суга, газга түләү алынмаячак, ә менә гомумйорт ихтыяҗына (ОДН)  һәм башка хезмәтләргә, шул исәптән торакны җылыту өчен түләү алыначак (чөнки сез анда яшәсәгез дә, яшәмәсәгез дә бина җылытыла).
Сүз уңаеннан, “Буа газы” эксплуатация-җитештерү идарәсе абонент квартирада яшәмәгәндә, аның гаризасы нигезендә газ бирүне вакытлыча туктатып торалар. Аннары, кирәк чакта, тоташтыралар.
“Күршем ай саен  гомумйорт ихтяҗларына (ОДН) электр энергиясе  куллануга түләү суммасын сызып, җан башына 7 кВт исәбеннән санап түли. Ул дөрес эшлиме? Ә бурычының түләп бетерелмәгән өлеше  башка квартира хуҗалары исәбенә “утырмыймы”?
Гүзәл Кәримова.
Буа шәһәре.”
Ирина Соколова, “Татэнергосбыт” җәмгыятенең Буа бүлекчәсенең энергия сату буенча өлкән агенты:
- Күршегез дөрес түләми. Электр энергиясе өчен ОДН квартира хуҗасы кулланган күрсәткечтән чыгып исәпләнә, ягъни һәм абонентка карата – индивидуаль. Бу очракта күрешегезнең ОДН буенча түләү суммасы 7 кВт.тан зуррак исәпләнсә, аның бурычы туплана гына бара һәм барыбер түләттерелә.

  “Квартирымдагы электр санагычны алдылар (ул иске иде), әмма яңасын куймадылар. Хәзер мин “ут” өчен норматив буенча түлим. Бу дөресме? Яңа санагычны миңа кем куярга тиеш?
Василий Иванков.
Буа шәһәре.”
Ирина Соколова:
- Барысы да дөрес. Кагыйдә буларак, 8, 15, 16 ел хезмәт иткән электр санагычларны алмаштырырга кирәк. Яңаны кую абонент хисабыннан. Ә санагычсыз торган вакытка электр энергиясе өчен түләү норматив буенча башкарыла.

“Тышта плюс тамгасы белән температура торганда да үзәкләштерелгән җылытылучы квартиралардагы батареяларга тотынып булмый, кулны пешерә. Безнең йортта гомуми җылылык санагычы тора. Язгы мәлдә квартираларда кызу булгач, тәрәзәләр ачып урам “ягабыз” да аннары счет-квитанцияләр буенча түлибез. Мондый көннәрдә ягуны нигә  әзәйтмиләр икән?  Түләү дә азрак булыр иде.
Елена Еремиева.
Буа шәһәре.”
Ленар Яраханов, “Җылылык челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыяте директоры:
- Җылыту сезоны башланганнан соң җәмгыятьнең һәр  пар казаны бинасы өчен температура графигы раслана. Аның нигезендә йортларга җылылык җибәрәбез. Билгеле ул барлык йортларга да бертигез барып җитми. Торак котельныйга якынрак булган саен җылырак. Әгәр дә температурага карап җылылык бирүне әзәйтеп-күбәйтеп торсак, торбаларда конденсат барлыкка килү сәбәпле җиһазлар сафтан чыгачак. Моны йортларга тыштагы һава торышына карап көйләнүче  терморкөйләгеч урнаштырып кына хәл итеп булачак. Республиканың берничә районында аларны урнаштыра башладылар. Әлеге приборны куюны идарәче компания яшәүчеләр белән хәл итәргә тиеш.
Сүз уңаеннан
Алексей Павлов, идарәче компания директоры белдерүенчә, хәзерге вакытта шәһәрдә Яшьләр урамы, 13 “А” адресы буенча төзелүче яңа йортта җылылык көйләгеч урнаштыру каралган. Әлеге прибор бик  кыйммәт тора. Аны төзүчеләр урнаштыра, бәясен яшәүчеләр түләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International