Бирүче дә, алучы да гаепле

2014 елның 11 апреле, җомга
Шушы көннәрдә Апаста Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча Идарәсе, Татарстанның Юстиция министрлыгы, Иҗтимагый палатасы, “Татмедиа” ААҖ һәм матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы вәкилләре катнашында зона өйрәтү семинары булды. Анда Идел аръягы районнары газеталарының баш мөхәррирләренә, Иҗтимагый советлары һәм  коррупциягә каршы көрәш комиссияләре рәисләренә бу өлкәдә белемнәрен тулыландыру белән бергә тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә тудырылды.
Семинарны алып барган  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ислам Әхмәтҗанов республикада коррупциягә каршы алып барылган чаралар белән таныштырды.  Былтыр республикада коррупцион юнәлештәге 1235 җинаять ачыкланган, 113 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Хокук бозуларның күпчелеге мөлкәт һәм җир мөнәсә-бәтләренә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өл-кәләренә кагыла. Ташламалы максатчан кредитлар рәсмиләштерү, ялган белешмәләр нигезендә торак шартларын яхшырту фактлары да бар.
Коррупциягә каршы көрәш-тә ачыклык иң кирәкле, иң нәтиҗәле чара. Ышаныч телефоннары булдырылу моның бер дәлиле.
Тагын бер кат аларның номерларын исегезгә төшерәбез: (84371)4-23-86 - Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтчелегенең Татарстан буенча Яшел Үзән шәһәрендәге идарәсенең кизү тору хезмәтчелеге, (843)231-45-45 – Казандагы аноним ышаныч телефоны, 3-12-88 – Буа ОВДсының кизү тору бүлеге, 3-20-62 – Буа шәһәр прокуратурасы,     3-12-80 – Буа район Советының юридик бүлеге.
Районда коррупциягә каршы көрәшнең торышы белән таныштыруын үтенеп, Буа шәһәр прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Марс ФӘТКУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
- Быелның беренче кварталында Буа шәһәр прокуратурасы үткәргән тикшерүләр бу өлкәдә 64 закон бозу очрагын, 61 законсыз хокукый актны ачыклады, алар буенча 31 протест белдерелде, 30 представление буенча 30 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 2 дәгъва гаризасы бирелде һәм 1 материал мәсьәләне Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 37 маддәсенең 2 бүлегендә каралган тәртиптә җинаять эзәрлекләве буенча хәл итү өчен җибәрелде. Узган елда 16 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 3 материал вазифаи затларга карата җинаять эше кузгату өчен җибәрелгән иде. Ике авыл җирлеге башлыгы өченче затларга җир участокларына милекче хокукларын законсыз рәвештә теркәүгә юл кую максатында хуҗалык китапларыннан ялган өземтәләр биреп вазифаи вәкаләтләрен арттырганнары өчен суд каршына басып, тиешле җәзаларын алдылар. Авыллардагы буш йорт-лар, участоклар җирлек башлыкларының шәхси милке түгел, шуңа да барысы да закон буенча эшләнергә – варислары булмаганнар суд аша хуҗасызга чыгарылырга, аннан соң аукционга куеп сатылырга тиеш. Безнең максатыбыз гаеплеләрне ирек-тән мәхрүм итү, инде законсыз алынган участокта торгызылган йорт-җирне җимерү түгел, ә участокларны законлы нигездә рәсмиләште-рүгә ирешү. Кызганычка каршы, быел да мондый характердагы өч җинаять эше бер авыл җирлеге башлыгына карата кузгатылды. Ә барлыгы өч ай эчендә коррупцион юнәлештәге биш җи-наять ачыкланды. Калганнарның берсе полиция хезмәткәренә юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханда уңай билге алу өчен 2 мең сум ришвәт бирергә маташу, икенчесе вазифаи затның ялган мәгъ-лүматлар буенча үзенә җир участогына милекче хокукын рәсмиләштерү белән бәйле.
- Марс Расыйхович, 30 представление бирелде, 31 протест белдерелде дидегез, алар нидән гыйбарәт?
- Закон бер урында гына тормый, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 номерлы федераль законга, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы Татарстан Республикасы законына даими рәвештә үзгә-решләр кертелә. Ә авыл җирлекләре башлыклары артта калалар һәм аларны уставларына үз вакытында кертмиләр. Уставларны законнарга туры китерүне таләп итү белән бергә закон бозылуга юл куйган җавплы зат дисциплинар җаваплылыкка да тартыла.
Протестларга килгәндә, алар җирле үзидарә органнары карарларының законга каршы ки-лүенә, аерым алганда, ихтыяҗлары өчен товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә муниципаль заказны формалаштыру, тәэмин итү, урнаштыру, үтәү һәм үтәлешен контрольләү тәртибе буенча белдерелде. Тагын быел авыл җирлекләре башлыклары иректән азат итү бе-лән бәйле булмаган җи-наять җаваплылыгына тартылган затларны эш-кә урнаштыру турында карарлар кабул итте-ләр. Аларда андый кешеләрне эшкә урнаштыру мөмкин булган оешмалар рәтендә мәктәп-ләр дә бар. Ә закон, Хезмәт кодексы буенча җинаять җаваплылыгына тартылучыларны уку йортлары, балалар бакчалары эшкә алырга ти-еш түгел. Шуңа күрә әлеге положениеләр буенча протестлар керттек һәм алар канәгатьләндерелде.
- Сезнеңчә, коррупцияне җиңеп буламы?
- Була. Әмма аңа каршы бергәләп көрәшергә ки-рәк. Чиновниклар тарафыннан вазифаи вәка-ләтләр арттырылмасын, халык үзе дә риш-вәт биреп, закон бозмасын, ә инде ришвәт та-ләп иткәндә бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итсен иде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International