Эштән исән-сау кайтырга язсын

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Тикшерүләр эштә имгәнүләрнең һәм үлемнәрнең бервакытта да очраклы хәл булмавын раслый. Аларга китерүче сәбәпләр алдан  кисәтелә, хәтта фаразлана да ала. Бүгенге көн практикасы күрсәткәнчә, эш бирүчегә  кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен имин эш шартлары тудыру гуманлылык йөзеннән генә  түгел, ә икътисади яктан да отышлы. Шуңа карамастан, эш урынында бәхетсезлек очракларыннан арынып бетеп булмый әле. Шул хакта һәм хезмәтне саклауга бәйле башка мәсьәләләр буенча Буа шәһәрендә эш һәм шөгыль үзәге директоры Рәсим АБИТОВ белән әңгәмә кордык.
- Рәсим Мәүлетович, дүрт кешенең үлеменә китергән шикәр заводы вакыйгасы шау-шуыннан соң да районда җитештерүдә күңелсез хәлләр теркәлдеме?
- 2012 елдагы 4 үлем очра-гы теркәлсә, 2013тә 1 кеше үлде һәм 6 хезмәткәр авыр имгәнү алды. Июль аенда Буа электр челтәрләренең Тәтеш филиалында электр монтеры югары вольтлы үткәргечне төшергәндә багана белән ауды һәм һәлак булды. Моңа эшне оештыруда җитешсезлекләр сә-бәпче булды. Бигрәк тә март ае бәлале булды: Буа МППЖКХсында шәхси саклану чаралары булмаган эшче зиратны төзекләнде-рүдә эшләгәндә агачтан  егылып авыр имгәнү алды. Элеккеге “Вамин-Буа” агрофирмасында “МЖТ-5” агрегаты белән эшләгән-дә, ир-егет әйләнеп торучы барабанга егылды. Сәбәбе – транспорт чараларын эксплуатацияләгән-дә куркынычсызлык таләп-ләрен үтәмәү. Шундый ук сәбәп аркасында “Стройгарант” җәмгыятендә йөртү-че көпчәкне тутырганда аның астында калып каза күрде, ә “Буа мелиоводстрой” җәмгыятендә эшләүче скрепер һәм бульдозер  арасында кысылып, таз сөяген һәм аякларын им-гәтте. Шул ук шикәр заводында декабрь аенда эшче парлау аппараты пыялаларын алмаштырганда пеште. Шулай ук эш буенча транспортта барганда юл-транспорт һәлакәтенә очрау факты да бар.
Былтыр Буа шәһәр прокуратурасы белән берлектә хезмәтне саклауны тикше-рү буенча 20 тикшерү оештырылды. 5 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды.   Минем-чә, җитештерүдә имгәнү-ләрдә кеше факторы да зур роль уйный. Хәзер җи-тәкче состав хезмәтне саклауга өйрәтелгән, урыннарда инструктажлар үткә-релә. Ләкин һәр эшчегә махсус киемне ки, саклау чараларын файдалан дип артыннан йөреп булмый. Хезмәткәрләр дә үз иминлекләрен кайгыртырга тиешләр.
- Хезмәтне саклау законнарын бозучыларга карата штрафлар күләмен тагын үстерергә планлаштырыла. Бу, Сезнеңчә, үтемле чарамы?
- Мин штрафларны бик зур күләмле итү ягында түгел. Оешма-предприятиеләрне штрафлар кабаласына күмгәнче, әлеге средстволарны уңайлы хезмәт  шартлары тудыруга җәлеп итүгә ирешү әйбәтрәк булыр иде.
- Быел һәр предприятиедә дә хезмәткәрләрнең зарарлы һәм куркыныч факторлар белән очрашуын тикшерүне таләп итүче закон гамәлгә керде,  ул һәр эшләүчегә хез-мәт урынының иминлеген белергә хокук бирә. Сезнеңчә, бу кирәк процедурамы?
- Моңа кадәр эш урыннарын аттестацияләү практикаланды. Хәзер бу процедура бераз гадиләште. Махсус бәяләү, ким дигән-дә, 5 елга бер тапкыр үткә-релә.  Ул ике этапка бүле-нә. Алдан эш урынында зарарлы факторларның булу-булмавы ачыклана. Алар булмаса, эш бирүче хезмәт урынының туры килүе турында декларация тутыра һәм Рострудка җи-бәрә. Әгәр зыянлылык расланса, куркыныч факторларны үлчәүләр үткәрелә-чәк. Яңалык хезмәт урынын бәяләү чыгымнарын кыскарта, чөнки тулы махсус тикшерү һәрвакытта да кирәкмәячәк. 2011, 2012, 2013 елларда хезмәт урыннарын аттестациялә-гән эш  бирүчеләргә аларны кабат махсус бәяләү ихтыяҗы әлегә юк. Эш урынын бәяләү эш бирүчегә дә, эшләүчегә дә отышлы. Әйтик, хезмәткәргә зыянлылык өчен түләгәнче, сә-ламәтлеккә куркыныч тудыручы факторларны читләштерү күпкә әйбәтрәк булачак.
Рияз КАМАЛИЕВ, Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе:
- Тикшерү комитеты органнарына авыр нәтиҗәләргә – үлемгә, авыр имгәнү-ләргә китергән, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 143 маддәсе буенча җинаять-хокукый бәя бирү таләп ителгән җитештерүдә каза күрү турында материаллар гына җиткерелә.  2013 елда Буада җитештерүдә үлем, имгәнү фактлары буенча 2 җинаять эше каралды. Ләкин җәза бирү бер нәрсә, шулай ук хезмәт урыннарындагы күңелсез хәлләргә китерүче җитешсезлекләрне читләштерүгә ирешү дә мөһим. Моның өчен эш бирүчегә 1 ай вакыт бирелә. Шикәр заводындагы авыр вакыйгадан соң да катлы-катлы тикшерүләр оештырылды. Эшне оештырганда хезмәтне саклауда һәрнәрсә мөһим – тиешле шартлар тудырудан алып эшләүченең махсус саклагыч чараларны куллануына кадәр. Бу процесс көн саен, сәгать саен өзлексез алып барылырга тиеш.
Хәзер язгы кыр эшләре башланды, моңа да җаваплы кару мөһим.  Аннары җәйге каникулда мәктәп укучыларын вакытлыча эшкә кабул итү үткәрелә. Моның да үз таләпләре бар. Дөрес, тиешле шартлар тудыру билгеле чыгымнар да таләп итә. Ләкин кеше гомерләре хисабына экономияләргә ярамый.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International