Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Трипс – чәчәкләр дошманы
2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Хәзер күпләр чәчәк үстерә. Ә кайвакыт матур булып күтәрелеп киткән я кибеттән сатып алган бүлмә гөленең яфраклары урыны-урыны белән сарылы-аклы төскә керә, аларда сары таплар, көмешсу сызыклар, аскы якларында карасу бүлентекләр барлыкка килә һәм үсемлек яраксызга әверелә. Моңа трипс гаепле.
Трипс – ябык грунттагы чәчәк, яшелчә культуралары корткычы. Ул 300гә кадәр төр үсемлекне зарарлый. Аеруча хризантеманы, гөл-чәчәкне, гербераны, цинерарияне, гипсофиланы, кыярны үз итә. Аның зыяны уңыш түбәнәюдән, чәчәк культураларының декоративлылыгы начараюдан гыйбарәт. Трипслар вирус йөртүче булулары белән дә куркыныч тудыралар. Әлеге бөҗәкләр бик вак – 0,9-1,2 миллиметр озынлыкта, төсләре тонык сарыдан караңгы-көрәнгә кадәр төрлеләнә, канатлары – ачык сары. Ябык грунт шартларында сезонга 12-15 буын чыгара. Личинкалары һәм үсеп җиткән кортлары үсемлекләрнең кү-зәнәк согы белән тукланалар.
Трипс утыртма материал, кисеп алынган чәчәкләр, транспорт, тара, җитеште-рү кораллары белән тарала. Корткычлар күп булганда үсемлекләрне фитоверм белән эшкәртергә мөмкин. Моны балконда яисә гөлләрне урамга алып чыгып эшләргә кирәк.
Көнбатыш (калифорния) чәчәк трипсы таралуга каршы көрәш максатында барлык үсемлек продукциясе һәм утырткыч материал кертелүче пунктларда Россельхознадзор белгечләре тарафыннан ябык грунт хуҗалыклары, ягъни теплицалар даими рәвештә тикшерелә. Россиянең башка регионнарыннан чүлмәкләрдә үсемлекләр, киселгән чәчәкләр кертүче юридик затлар һәм гражданнар бу хакта Россельхознадзорның үсемлекләр карантины бүлегенә хәбәр итәргә һәм үсемлекчелек продукциясенең фитосанитар хәлен раслаучы документларын күрсәтергә тиешләр. Чәчәк, гөл сатып алучының үзенә дә уяу булырга кирәк - карантинлы документларны күрсәтүне таләп итәргә тулы хокукыгыз бар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
2026 елның 6 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәю белән 15 м/с ка кадәр җитә.
Кушымталарда һәм мобиль кибетләрдә сатып алулар: юридик нечкәлекләр һәм кулланучылар хокуклары
Ваклап сату-алу шартнамәсе кулланучының сатучы тәкъдим иткән товар тасвирламасы белән каталоглар, проспектлар, буклетлар, фотосурәтләр, элемтә чаралары (телевизион, почта, радиоэлемтә һ.б.) яисә мондый шартнамә төзегәндә кулланучыны товар белән йә товар үрнәге белән турыдан-туры таныштыру мөмкинлегеннән мәхрүм итә торган башка чаралар (товарны дистанцион сату ысулы) ярдәмендә танышу нигезендә төзелергә мөмкин.
2026 елның 1 апреленнән: мотор майларын мәҗбүри поэкземпляр маркировкалау башланды
2026 елның 1 апреленнән «Гадел билге» системасында мотор майларының мәҗбүри поэкземпляр исәбе кертелә. Бу һәр берәмлек товарның уникаль Data Matrix коды булырга тиеш дигәнне аңлата, ә аның турындагы мәгълүматлар хәрәкәтнең барлык этапларында — җитештерүчедән алып ахыр кулланучыга кадәр теркәлә.
4
май, 2026 ел
2026 елның 5 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+10˚.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз