Сания Гисматуллинанын сугыш чоры хәтирәләре

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Сугыш безнең буынны әтисез итте. Авыл баласы моның ачысын тагын да тирәнрәк татый кебек тоела миңа. Ятимлек авырлыклары гомерем буена да онытылмады.
Әтием Насретдин әнием Мәликә белән Яңа Шәй-морза авылында үзләренә күрә бик түгәрәк яшәгән-нәр – өч балалары тупырдап тора, эшлиләр дә ашыйлар. Каты авырудан әтиемнең абыйсы үлеп китә, аның өч баласы кала. Шулай туры килде – соңрак ул балалар да минем әти-әни тәрбиясенә калдылар.
Шулай матур гына яшәп ятканда сугыш башлана. Әтине 1941 елның июне ахырында ук хәрби хезмәт-кә алганнар. Әни 35 яшен-дә. Ул арада алар үстергән Кәшшафетдин абыйга да яу кырына барырга чират җитә. Озакламый аның һә-лак булуы турында да хә-бәр алына. Ә әтидән берничә хат килә әле. Аннары – хәбәрсез югалу хәбәре.
Әниемнең бу хәбәргә ышанасы килмәде. Әтинең хатларын кулыннан төшермәде, укый да елый, укый да елый иде. Сугыш беткәч тә һаман көтте ул аны. Күр-шебездә яшәүче бер абый сугыш беткәч биш елдан соң туган авылга кайтты. Бу хәл әнинең йөрәк әрнү-ләрен кабат ачты – әтиегез исән булса, ул да кайтыр иде дип өзгәләнде. Минем дә әти дип әйтәсе килгән вакытларым күп булды, әмма бу хакта әни-гә сиздермәскә тырыша идем. Әни бик көчле рухлы кеше иде, җәй көннәрендә кырда урак урды, көлтә бәйләде, аларны сыер җи-геп ташыды. Кырдагы җир-не дә көрәк белән басулары истә. Шунда үзе намаз да укый, ураза тота иде. Үзе кебек толлар белән кышларын әтинең тунын киеп, билен бәйләп, көл-тәләрне молотилкага сугарга баруы, аннан кайткач мичкә куеп кулын җылытуы бүгенгедәй күз алдында. Әле ягарга юк, тирестән кирпич сугабыз. Сыер, сарыклар, каз-тавыклар булса да, аларның бик аз өле-ше үзебезгә эләгә. Әни ел саен 40 килограмм ит, 250 килограмм сөт, 300 данә йомырка, күпмедер сарык йонын хөкүмәткә тапшырды, калган продукцияне ашлыкка, онга алыштырды.
Иң авыры әни авырып кит-кәч башланды. Мал азыгы бетте. Сәрия апам колхозда эшли иде. Ул күрше Өм-мек апа белән күрше авыл кырына саламга китте. Саламы да кайтты кайтуын, ләкин әнинең апаның аягына ябышып туңган чабатасын эретеп алулары, апаның авыртуына түзә алмыйча кычкырып елаулары, минем дә абыем белән аны жәлләп үксүләрем һич тә онытырлык түгел. Сугыш ачысы китергән газаплар әнине 60 яшендә гүргә кертте. Хәзер миңа 73 яшь. Улым, киленем тәрбиясен-дә рәхәттә яшим. Ике оныгым да “әби” дип өзелеп тора. Барысы да әйбәт, җи-теш, әмма өлкән яшьтә булсам да, кайчак өзелеп “әти” диясе килә...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International