Шәһәрдә бер кибеттән сөт сатып алдым. Бер өлешен ут өстенә җылытырга куйган идем, эреде дә төште. Этикеткасына күз салсам, продуктның куллану срогы чыкканга инде ике көн узган икән. Кулымда кибеттә сөткә биргән чегым да сакланмаган, шул сәбәпле аны кире илтеп йөрмәдем. Шуны беләсем килә, әлеге документ кулымда булмаса, срогы чыккан товарны кире тапшыра алган булыр идемме?
Елена НИКОЛАЕВА.
Буа шәһәре.”
Сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Рөстәм ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә:
- Игътибарсызлыгыгыз яки ашыгуыгыз аркасында срогы чыккан товар сатып алсагыз аны алмаштыруны яки акчасын ки-ре кайтаруны таләп итә аласыз. “Кулланучы хокукларын яклау турында”гы законның 18 маддәсе нигезендә сатып алучыга шундый хокук бирелә. Кибеткә кулда чек белән мөрәҗәгать итсәң, әйбәт, ләкин аны ташлаган булсагыз да товарны кире кайтарырга мөмкин – сез сатып алганны раслаучы шаһитлар да була бит. Законның 25 маддәсе буенча товар чегы яисә сатып алуны раслаучы башка документлар булмаганда, шаһитлар күрсәтмәсенә таянырга була, дип язылган.
Күпчелек сатып алучылар чекны шунда ук ташлап калдырырга гадәтләнгән. Аны сакларга киңәш итәм һәм күп әйбер сатып алганда укып чыгу да зыянламас. Шулай ук азык-төлек сатып алганда яраклылык срогы турында мәгълүматны укырга тырышыгыз, кызу чорда бигрәк тә игътибарлы булыгыз.
Срогы чыккан товарга юлыкканда аны кире киштәгә куеп кына калдырмагыз, бу хакта Буа шәһәре, Ефремов урамы, 133 “А” йорт адресы буенча кулланучы хокукларын яклау бүлегенә килеп яисә 3-52-81 телефон номеры буенча хәбәр итегез. Әлеге дәгъва буенча тикшерү үткәреләчәк һәм гаеплеләргә карата административ җәза бирү каралачак.