Олылар, колак салыгыз укучылар мохитне саклау өлкәсендәге проблемаларны чишү юлларын әйтәләр

2014 елның 17 мае, шимбә
Быел унөченче тапкыр республикада, шул исәптән районда да Экология белеме көне оештырылды. Быелгысы зурдан кубып үтте.
Республика экологик-агарту акциясе барышында мәктәпләрдә узган “Бер-дәм экологик дәрес”ләрдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягындагы идарәсе белгечләре дә катнашты. Әлеге фәнне тирәннән үзләштерүче 2 номерлы лицейның 10 “Б” сыйныфы укучылары бу көнне экология проблемасына карата үз фикерләрен белдереп, аерым чыгышлар да хәс-тәрләделәр. Елизавета Данилова, мәсәлән, соңгы елларда тереклек дөньясының өзлексез чылбыры – экологик системаның бозылуына борчыла. Аның бер звеносын җимерсәң, икенчесе дә каза күрәчәк. Әйтик, зур уңыш артыннан куып туфракны агулыйлар, моның аркасында йомран, кыр тычканы кебек кыргый хайваннар зарарлана. Укучы ашлык үстерү өчен куркынычсыз ашлама кулланырга кирәк дигән фикер-дә. Анна Насейкина исә техноген характердагы аварияләрнең һаваны, эчә торган суны пычратуы, әлеге территориядә дистә-ләгән еллар дәвамында тереклек  яши алмавы, үсемлекләргә зыян салучы кислоталы яңгырлар явуы борчый. Бу глобаль проблеманы ул Чернобыль һәлакәте мисалында  аң-латып бирде.  
Укучылар берничә ел дә-вамында “Мәктәбемнең сә-ламәтлеге” республика челтәр проектында катнашалар һәм мәктәп бинасындагы микроклиматны, тавышны, эчә торган суны, туфракны анализлап, мәгълүматларны гомуми базага җибәрәләр. Илназ Шәрәфетдиновның эзлә-нүләр нәтиҗәсе уку йортында көн дәвамында һа-вада кислородның азаюын, аның территориясендә тавышның нормадан артуын күрсәтә. Монда безнең сулыкларда селтенең беркүпмегә артык булуы да ачык күренә.
Ахырдан Зәйтүнә Вишнякова укучыларга бик кызыклы сорау бирде: укытучы, тракторчы, инженер-атомчы һәм нефтьче үз эшләрен мохиткә зыян салмыйча башкара алалар? Төрле вариантлар яңгырады. Григорий Ереминның нефтьченең казу эшләрен башлаганчы җир өстендәге кара туфракны кырып алып, эшләр тәмамланганнан соң шуның белән каплап куелырга тиешлеге турындагы җавабы иң кулае булды.
Кайчак конфет кәгазен дә урамга ташлап йөргән, мохитне саклау уе башына да килмәгән балалар арасында олылар колак алырлык кызыклы фикерләр әйтә алучы яшь экологлар булу бик сөендерде. Кем белә, бәлки киләчәктә нәіъ менә алар җиребезне экологик һәлакәттән коткаручылар арасында булырлар.
*   *   *
Мохитне һәм экологияне саклау буенча айлык кысаларында экологик конференциядә быел  районның 27 белем бирү йортының 5-11 сыйнфларыннан 28 укучы катнашты.
Район мәгариф идарәсе методисты Илсөяр Заһретдинова әйтүенчә, эшләрнең дәрәҗәсе үсә, докладларның барысы да диярлек югары сыйныфларда белем алучыларның фән-ни-тикшеренү эшләренә куелучы таләпләргә җавап бирәләр, аларда экологиянең төрле аспектлары яктыртылган. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Фәхретдинов җитәкчелегендәге жюри  алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алды. “Гомуми экология” секциясе буенча җиңүне  Алших урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Светлана Журавлева, “Туган як экологиясе” буенча – Аксу мәктәбеннән 8 сыйныфтан Айнур Шәрә-фетдинов, “Мохит һәм ке-ше сәламәтлеге” дигәнен-дә – 5 номерлы мәктәпнең 8 сыйныфыннан Ренат Заһретдинов, “География һәм экология” секциясе буенча 1 номерлы мәктәптә 5 сыйныфта укучы Дарья Андреева яуладылар. ДиКонференциягә нәтиҗә ясап, анда катнашучыларга мөрәҗәгать укылды. Анда:
Ел саен җир шарында хайваннарның яисә үсемлекләрнең бер төре юкка чыга. Европада сөйрәлүчеләр-нең һәм җир-су хайваннарының яртысы юкка чыгу алдында. Һәр секунд саен тропик урманнарның бер квадрат километры - планетабызның “үпкәсе” киселә. 40 елдан ул урманнар калмаячак.
Кешенең һәм табигатьнең үзара бәйләнеше катлаулы. Аңыбызны һәм табигатькә мөнәсәбәтебезне үзгәртеп кормаганда җирдә тормыш без уйлаганнан күпкә алдарак бетәргә мөмкин. Менә ни өчен табигатькә, аның байлыкларына сакчыл карарга кирәк.
Сез – ХIII район экология конференциясендә катнашучылар – табигатьнең яшь дуслары. Сез “Бернинди тереклеккә дә эшең белән дә, сүзең белән дә, уең белән дә зыян салма” дигән законны таратучылар булырга тиешсез. Халыкны экологик агарту эшендә актив катнашыгыз. Шәһәрегезнең, авылыгызның мохит проблемаларын хәл итү буенча гамәли эшчәнлеккә тартылыгыз. Дәүләт органнарына табигатьне саклау законнарын бозуга каршы көрәштә һәрьяклап ярдәм итегез.
Онытмагыз: табигать ул – тере, сизгер, катлаулы система. Бу дөньяда киләчәк буыннарга нәрсә калачагы безнең һәрберебездән тора,- дигән сүзләр бар.пломнар белән эшләре икенче-өченче урынга бәяләнүчеләр һәм лауреат  дип танылучылар да бү-ләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International