Дружиначыларның роле үсә

2014 елның 17 мае, шимбә
Сер түгел, совет чорында милиция эшенә нык ярдәм иткән халык дружиначыларының роле бүген шактый какшады. Ул күбрәк формаль төс алды. Быелның 2 апрелендә кабул ителгән 44 номерлы федераль закон хәлне уңай якка үзгәртер төсле, анда халык дружинасының җәмәгатьчелек тәртибен саклауда катнашуының хокукый нигезе, принциплары төгәл билгеләнде, дружиначыларны акчалата кызыксындыру да каралды.
Беренчедән, дружиначылык ирекле булырга тиеш, мәҗбүр итү хупланмый. “Яңа” дружиначыларның аларга һөҗүм булганда, башкача сәламәтлегенә янау очрагында үз-үзләрен законлы яклау хокуклары бар. Алар төркеменә ае-рым полицейский беркетеләчәк. Дружиначы авыр җинаятьләрне ачуда, куркыныч җинаятьчеләрне эзләүдә, тоткарлауда катнаштырылмый.  
Икенче яктан, дружиначы хезмәте матди яктан стимуллаштырыла. Җәмә-гатьчелек тәртибен саклаган вакытта дружиначылар барлык төр транспортта (таксидан тыш) бушлай йө-ри алалар. Аларга ел саен эш урыны буенча хезмәт хакы сакланмыйча 10 календарь көнгә кадәр өс-тәмә ял бирелә. Җинаятьне ачуда, аны кылучыларны эзләп табуда ярдәм күрсәтүләре өчен акчалата бүләкләнү дә каралган. Җирле үзидарә органнары дружиначыларны полиция үткәргән чаралар вакытына шәхси иминиятләштерә, өстәмә ташламалар бирә, бәхетсезлек очрагында (һәлак булганда) гаиләсен хокукый һәм социаль яктан яклый алалар.
Районда ирекле халык дружиналары эшен җаваплырак итү закон үз көченә кергәнче үк башланган иде. ДНДчылар “участковый”лар һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән һәр кичне 18дән 24 сәгатькә кадәр халык күпләп җыелган, хулиганлык очраклары теркәлгән урыннарга рейд-лар ясыйлар. Аның ничек үткәнен полициянең кизү тору бүлегендәге журналга язып баралар. Анда  рейдның маршруты, катнашучыларның исем-фамилияләре, вазифасы һәм патрульләү барышында тутырылган административ беркетмәләр дә күрсәтелә.
Районда 31 шәһәр, 30 авыл халык дружинасы җәмәгатьчелек тәртибен саклый.
Соңгы 4 ай эчендә дружиначылар катнашында җә-мәгатьчелек тәртибен саклап, 15 административ беркетмә тутырылган. Журналдагы мәгълүматны полиция бүлеге, Буа муниципаль районы буенча ирекле дружина штабы җитәкчелеге тикшерә, анализлый, ел ахырында “Иң актив ирекле халык дружиналары” билгеләнә. 2013 елда мондый исемгә шәһәрдәге 10 оешма лаек булды. Аларның барысына да район Советының Мактау грамоталары, акчалата бүләк-ләре тапшырылды.
Айрат ХАНБИКОВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы:
-Яңа кабул ителгән закон нигезендә ДНД отрядлары эше активлаштырылды. Моңарчы да ирекле халык дружинасының җәмәгатьчелек тәртибен саклауда өлеше зур иде. Беренче-дән, алар хокук бозу очрагын тикшергән вакытта ша-һит һәм понятой буларак алыштыргысыз. Икенче-дән, полициянең эшчәнлеге турында халыкның тискәре фикерен үзгәртергә ярдәм итәчәкләр.
 1881елда Мәскәүдә беренче ирекле халык сагы оеша. Аның составында 20 мең кеше була. Соңрак, Николай II идарә итү вакытында, аның саны дүрт тапкырга күбәя. 1899, 1907 елларда казаклар да җәмәгатьчелек тәртибен саклауга керешәләр. 1926 елда Ленинград шәһәренең оешма-предприятиеләрендә җәмәгатьчелек тәртибе комиссияләре оеша. Бер елдан составында 2300 кеше кергән 240 комиссия эшли башлый. СССР НКВДсы тарафыннан “Авыл башкаручыларының билгеләнүе һәм эшчәнлеге турындагы күрсәтмә”се раслана. 1929 елда ул үзгәртелә – милициягә ярдәм итү җәмгыятьләре турындагы положение эшләнеп, ул бер елдан кабул ителә. 1932 елда бу документны да үзгәртәләр, милиция бүлеге каршында бригадалар оеша. Бөек Ватан сугышы чорында бригадаларның шәхси составындагы  400 меңгә якын кешене янгын һәм санитар дружиналарына һәм башка формированиеләргә бүләләр. Сугыш беткәч, халык дружиналары тагын да күбәя. Бүгенгесе көндә һәрбер оешма-предприятиедә ирекле халык дружинасы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International