Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Табиб янына – терминал аша
2014 елның 30 мае, җомга
Соңгы вакытта район үзәк дәваханәсе поликлиникасына килүчеләр көтелмәгән яңалык белән очраша – кабул итүче табиб кабинетыннан аларны, талон алырга кушып, кире боралар. Бу рәсмилек сәламәтлек саклау системасында кәгазьдәге документлардан арынып, авыруның мәгълүматларын электрон базага туплауга керешүгә бәйле.
Ничек
талон алырга?
Табиб кабул итүенә терминал аша керү күп кешедә ризасызлык уята, ник аптыраталар, янәсе. Әлегә тәртип шундый, табибка ярдәм сорап килүче поликлиниканың беренче катында регистратура каршында куелган терминалдан талон алырга тиеш. Кемгә үз участок табибына, кемгә – гинекологка, кемгә – педиатрга, кемгә стоматологка кирәк (әлегә шул юнәлешләрдәге докторларга). Ә тар белгеч-ләргә сезне участок гомумтабиблары җибәрәчәк. Терминал янында махсус кизү торучы медицина хезмәткәре сезгә талон алу өчен дөрес төймәләргә басарга булышачак. Терминал биргән кәгазьдә кабул итүнең вакыты, табибның һәм пациентның исем-фамилиясе ачык күрсәтел-гән. Талон кулыгызда булгач, сезне тәгаен кабул итәчәкләр. Талон буенча кабул итү аралыгында әлегә тере чират та гамәл-дә. Талон бирү аппараты каршында зур чиратлар җыела башласа, әлегә кабул итүне теркәү өчен регистратурага да мөрәҗә-гать итәргә ярый.
Өйдән язылу –
уңайлырак
Электрон системаның халык өчен бик зур плюсы бар – табиб кабул итүгә ике атна алдан өйдән торып та язылырга була. uslugi.tatarstan.ru электрон сайтына кереп кәрәзле телефоныгыз номерын җы-еп, теркәлергә кирәк. Шәх-си кабинетыгызда үзегез турындагы мәгълүматны: исем-фамилиягезне, туган елыгызны, җенесеңне язарга һәм мәҗбүри медицина страховкалавы полисы номерын кертергә ки-рәк. Теркәлгәннән соң дәү-ләт хезмәт күрсәтүләре порталының төп битендә сәламәтлек саклау “тәрә-зәсендә”, бер-бер артлы кабул итүгә һәм Татарстан Республикасы табибларына кабул итү юлларына басарга. Полис мәгълү-матларын саклап, Буа шә-һәре поликлиникасын табасыз. Әгәр дә бу юллар ачылмаса, сезнең турындагы мәгълүматлар әлегә дәваханәнең гомуми базасына кертелмәгән. Моның өчен документлар белән регистратурага мөрәҗә-гать итәргә кирәк. Хәзерге вакытта моның белән участок шәфкать туташлары да шөгыльләнә. Базада булсагыз табибларның кабул итү графигы чыгачак һәм буш вакытны сайлый аласыз. Аңлыйм, өлкәннәр өчен өйдән язылу процедурасы катлаулырак булачак, монда оныкларыгыз ярдәмгә килергә мөмкин.
Кабул итүгә
күпме вакыт кирәк?
Киләчәктә электрон система кәгазь документларны бөтенләй кысрыклап чыгарачак, ягъни бүгенге авыруларның медицина карталары әйләнештән чыгачак. Тик моның өчен һәр кешенең мәгълүматы электрон базага тупланып бетәргә тиеш.
Әлегә бер табибка кабул ителүгә көнгә 16 талон бирелә. Беренче кабул итү сәгать 8дә башлана. Шул вакыт арасында участок гомумтабиблары авырулар чакыруы буенча ике сәгатькә якын вакыт өй-ләргә баралар. Бер кабул итүгә якынча 15 минут вакыт куелган. Стоматологка – 30 минут. Ләкин бу соңгы регламент түгел әле, хә-зерге вакытта нәкъ менә бер кабул итүгә уртача күп-ме вакыт туры килгәнне ачыклау процессы бара.
Кыскасы, яңалык уңайлыклары һәм уңайсызлыклары белән тәмам гамәлгә кереп бетәчәк. Безгә аңа бары тик отышлы яраклашырга гына кала.
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ, район үзәк дәваханәсе баш табибы:
- Бәян ителгән яңалык әле сынау этабын гына уза. Җитешсезлекләре дә, плюслары да бар. Яңа система бигрәк тә авылда яшәүчеләр өчен бик уңайлы түгел. Әйтик кабул итү төштән соң булса, аннан соң анализлар бирергә, ЭКГлар үтәргә туры килсә, ул аларны тапшырып өлгерә алмый. Бу очракта берничә кат килергә туры киләчәк. Икенче яктан, пациент, әгәр алдан язылса, кабул итүгә анда күрсәтелгән вакытка гына турылап килә, күпме вакыты янга кала. Әлеге система гамәлгә кергәч, халыкның иртәнге якта дәррәү поликлиникага чабуы гадәте бетәчәк. Тик мин киләчәктә беркүпме дәрәҗәдә табибка тере чират белән “эләгү” мөмкинлеге дә булыр дип уйлыйм. Чөнки кеше сәламәтлеге турында сүз барганда башкача булу мөмкин түгел.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
31
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төзелеш материалларын ничек сайларга һәм үз хокукларыңны бозмаска
Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.
Ислам финанславы буенча экспериментка Татарстаннан күбрәк беркем дә әзер түгел
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз