“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа районара бүлеге хезмәткәрләренә Идел аръягы районнарында яшәүчеләрдән лейкоз белән авыручы сыерлар сөтен реализацияләүчеләр булуы турында зарларны еш ишетергә туры килә. Аларның бу уңайдан хафалануы урынлы.
Мөгезле эре терлек лейкозы – инфекцияле хроник авыру. Аның инкубация, гематологик һәм шеш стадияләре бар. Авыруны лейкоз вирусын йоктырган хайваннар инфекция процессының барлык стадиясендә тараталар. Ул кан, сөт, лейкозлы терлекләрнең лимфалы күзәнәкләре булган башка материаллары аша күчәргә мөмкин. Бүгенге көндә әлеге чир белән имезүче хайваннарның, кошларның, балыклларның барлык төрләре авыруы мәгълүм. Мөгезле эре терлекләрдә ул аеруча киң таралган.
Шуңа да лейкозлы сыер асраучы халыкны тагын бер кат кисәтәсе килә – әйләнешкә бары йогышлы авырулардан, шул исәптән лейкоздан азат сәламәт маллардан алынган кайнатмаган сөт һәм сөт өстен генә чыгарырга ярый. Бу хакта Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясе куркынычсызлыгы турында”гы Техник регламентында ачык язылган. Сөтне аның куркынычсызлыгын расламыйча сөт заводларына эшкәртүгә тапшыру яисә халыкка сату өчен административ җаваплылык каралган. Моннан тыш, авыру сыерларны сәламәтләреннән аеру да мәҗбүри. Сүз уңаеннан, агымдагы елның беренче яртысында шәхси секторда 2691 баш мөгезле эре терлек РИД буенча лейкозга тикшерелде һәм 124е уңай нәтиҗә бирде. Сыерларның иң күп авыруы түбәндәге авылларда күзәтелде: Яшевкада – 15, Кырык Садакта – 13, Адав Толымбайда -11, Ямбулатта, Яңа Тинчәледә һәм Иске Тинчәледә – 10ар.