Зур бейрем

2014 елның 5 сентябре, җомга

Буа муниципаль районындагы “Гармония” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләп килүче “Преодоление” клубынын яңа уку елындагы беренче чарасы  “Яшьлек” кафесында оештырылды. Әлеге  чараның  иганәчесе  ООО “Энергия” директоры Рафаэль Гимадиев булды.

Балалар уйнап арганнан соң,  тәмле –томлылар белән тулы өстәл артына утырдылар. Аларның  йөзендәге шатлык, сөенеч  нурлары  белән  зал яктырып киткәндәй тоелды. Балаларны шатландыру мәрхәмәтлелекнең, шәфкатьлелекнең бер чагылышы булып тора.

Чараның соңында һәр бала иганәчедән  тәмле – томлы белән тулы пакетларга ия булдылар.


    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International