Уртага салып сөйләшү

2014 елның 5 сентябре, җомга
Уртага салып сөйләшү
Авылларда халык җыеннары уза. Чираттагылары узган атнада Иске Суыксу авылында, Буа элеваторында үткәрелде.

Искесуыксулылар муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловка, аның беренче урынбасары Илдар Еремеевка, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук саклау буенча Комитеты рәисе Шакир Яһүдинга, “Кощак” авыл хуҗалыгы предприятиесе чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ринат Гайзатуллинга сораулар бирделәр. Мәсәлән, “Студенец” нефть кудыру станциясе янындагы күпкатлы йортта яшәүчеләрнең күбесе җәен су юклыктан зарланды. Азат Айзетуллов бу проблеманы уңай якка хәл итү өчен бергәләп җыелышып сөйләшергә кирәк, дип, шул йортта яшәүчеләр белән аерым очрашу көнен билгеләде.
- Халыкның социаль-мәдәни тормышын яхшыртуга юнәлтелгән барлык республика программалары да районда гамәлгә ашырылып килә. Киләсе елда сезнең авылга су кертеләчәк, быел өстәмә программа хисабына авылның Совет урамында 1240 метр озынлыкта юлга таш түшәлде, моның өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирелде.  Өч катлы мәктәп һәм аның бинасында урнашкан  балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Узган ел фельдшерлык-акушерлык пункты һәм полициянең участок вәкиле өчен административ комплекс сафка кертелде. Киләчәктә башка авылларда да бу эшне дәвам итәчәкбез, - дип әйтеп узды ул.
Буа элеваторында да җыен җанлы узды. Оешма җитәк-чесе Газинур Хәкимов бирегә илтә торган юлның ясалуы өчен кунакларга зур рәхмәт әйтте.
- Моңа кадәр юл төзелеше өлкәсендә эшләгән кеше буларак мин беләм: юл төзү катлаулы һәм чыгымлы хезмәт. Бернигә дә карамастан районда бер-бер артлы яңа  юллар салына. Безгә дә мондый бәхет тәтеде, шуның бәрабәренә ашлыкны югалтуларсыз кабул иттек, - диде ул. Бу сүзләргә кушылып коллектив торып басып алкышлады.
Чара ахырында җыен кунаклары да, халык та мондый файдалы очрашуларны ешрак үткәрергә дигән фикергә килделәр.
Сүз уңаеннан, халык җыеннары уздырып, районда яшәүчеләрнең үзләре яшәгән территорияләрне, районны үстерү буенча тәкъдимнәрен, фикерләрен барлау, аларны  борчыган сорауларга җаваплар бирү дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International