Буа сыендырды Украинадан күченүче гаиләләр бездә торак, эш һәм җылылык тапты

2014 елның 5 сентябре, җомга
Телевизордан Украина территориясеннән качып китеп, Россиядә сыену табучы гаиләләр турында еш сөйлиләр. Андый күченүчеләр Буага да кайтып урнаштылар. Сугыш утыннан качучыларга туган илдә күргәннәрен искә төшерергә авыр булса да, җылы кабул иткән буалыларга рәхмәт йөзеннән редакция корреспонденты белән күрешеп сөйләшергә ризалык белдерделәр.
Иртәнге аш шул килеш калды
-Без яшәгән Донецк өлкә-сенең Шахтерск шәһәренә Украинаның милли гвардиясе БТРлары 27 июль көнне килделәр. Күпчелек халык базарда иде. Әнием азык-төлек алып кайтып, иртәнге аш әзерләргә кереште. Ирем ул көнне ял итте. Балконга тәмәке тартырга чыккан җиреннән керде дә, бала кайда, җы-ен, китәбез, БТРлар шә-һәргә җитә, дип ашыктырды. Ул әйтүгә автомобильне кабызып юлга кузгалдык. Әни китәргә теләмәде. Без дә балабыз хакына гына киттек. Кием-салым да, ашарга да алырга өлгермәдем, - дип башлады сүзен 32 яшьлек Татьяна (шәхси үтенечләре буенча исемнәр үзгәртелде). Алар белән бергә тагын күп гаиләләр юлга кузгала. Җыенуга берничә минут киткән, көтелмәгән яктан килеп БТРлар басып алган шәһәрдә калуы куркыныч. Кая күз күрә – шул якка чы-гып китәләр. Бәхеткә, юлда ополченецлар очрый. Алар куркынычсыз юлны күрсәтәләр, сакланырга ку-шалар. Шахтерск – шахталар шәһәре. Монда юллар тирән чокырлар аша үтә. Качучылар бигрәк тә ул урыннарда Украина армиясенә очраудан куркалар. Берничә километр китәргә дә өлгермиләр, артта шартлау, гүләү тавышлары ишетелә башлый. Татьянаның шәһәрдә калган әнисе, телефоннан шалтыратып, кичкә кадәр бомбадан качу урынына яшеренергә киңәш итә. Гаилә якындагы бер йорт подвалына кача. Салкын, юеш подвал халык белән шыплап тулган. Ирләр, бар кыюлыкларын җыеп чыгып, балаларга ашарга-эчәргә алып төшәләр. Иртән гаи-лә һәм юлдашлары тагын юлга кузгалалар. Украина сугышчыларыннан аерылып тору өчен балыкчылар, аучылар киеме кигән ополченецлар ярдәме белән куркынычсыз юлдан Россиягә табан юнәлештә өч тәүлек баралар.
- Ополченецлар бик мәрхә-мәтлеләр, күбесе хәрби-ләр, араларында гади халык та бар. Алар сафында танышларымны да күрдем. Балаларга ашарга, кайнар чәй тәкъдим иттеләр, - дип сөйли Татьяна. Шулай итеп гаилә Луганск өлкәсенең Изварино шәһәренә җитә. Моннан Россиягә дә ерак калмый. Чикне узу өчен блок-постта 1 тәүлек-кә якын чират торалар. Чират көтүче автоколоннаның озынлыгы 10 километрга сузылган. Иң беренче балалы гаиләләрне, өл-кәннәрне, авыруларны үт-кәрәләр. Бишәр  тәүлек чи-рат көтүчеләр бар. Татьянаның балалы гаиләсе “ашыгыч” колоннага эләгә. Россиянең Ростов өлкә-сендә качкыннар украиналыларның палаткалар шә-һәрчегенә туктыйлар. Аларга җылы киемнәр, балаларны төрергә юрган би-рәләр.  
Исән калдык!
- Россиядә генә үзебезнең үлем тырнагыннан котылганыбызга чын-чынлап ышандык. Ростов өлкәсендәге танышларыбызга тукталдык. Балалар анда да күктә самолет күргәч куркып өйгә чабып керәләр иде. Шахтерскта калган танышларыбыз  БТРларның шәһәрне утка тотуларын әйтәләр. Җирле телевидение Украина армиясенең халыкны ополченецлардан саклап ут ачуы турында сәгать саен ялган хәбәр биреп торган. Мин моңа тамчы да ышанмыйм. Ә менә Украина армиясенең гади халыкны кыруын үз күзләрем белән күрдем, - дип ярсып сөйли Таня.  
Шул рәвешле өч качак га-илә, үзара сөйләшеп, туган шәһәрдә сугыш тынганчы, вакытлыча эшкә урнашып, яшәп тору өчен  өчен Буадагы танышларына кайтып егылалар.
Сездә халык искиткеч әйбәт
Буада аларның икесе ае-рым квартираларда, Татьяна белән Андрей һәм 10 яшьлек Ксюша туганнарында яшиләр. Ирләре эшкә урнашкан. Татьяна исә көне  буе “Хәбәрләр” карый – Украинадагы хәл-ләрне тыңлый.
- Монда тыныч, кешеләр искиткеч әйбәт, ярдәмчел. Балалар үзләрен өйдә кебек хис итәләр. Без, олылар гына, һаман борчулы, күңел һаман туган илдә. Шахтерск шәһәрендә  өр-яңа квартирабыз калды. Әти-әниләр, туганнарыбыз шунда. Тынычлык урнашса, кире кайтыр идек.  Балаларыбызны мәктәпкә урнаштырыргамы, юкмы? Аптырыйбыз, -  ди ул.
Бу гаиләләр үзләрен сыендырган туганнарына, танышларына, район җитәкчелегенә, ярдәм итүче кешеләргә бик рәхмәтле булуларын әйтәләр.
- Балаларга мәктәпкә бару өчен барлык кирәк-яракларны китерделәр. Нинди ярдәм кирәк булса, мөрә-җәгать итегез, диделәр. Шундый сүзләрдән күңел-ләр тула, -  диләр алар.
Наилә ХӘСИПҖАНОВА.
Форсаттан файдаланып, Буага кайтып урнашуыбызның икенче көнендә үк яныбызга килеп, хәлләрбезне сорашканы һәм азык-төлек белән ярдәм иткәне, әле дә тормышыбыз белән кызыксынып торганы өчен Түбән Наратбаш авылында яшәүче фермер Фәнил Кадыйровка, Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлагы Рафаэль Шәрәфетдиновка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Чит кешеләрнең язмышыбызны йөрәккә якын алып кайгыртулары безгә ниндидер җылылык бирә.
Украинадан ирексез күченеп кайтучылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International