Яшь футболчылар республикада беренче

2014 елның 5 сентябре, җомга
Буаның 2003-2004 елларда туган яшь футболчылары республикада иң көчлеләр. Моны алар кече шәһәрләр һәм районнар арасында үткәрелгән Татарстан беренчелегендә җиңеп расладылар.
Беренче тапкыр үткәрелүче әлеге мәртәбәле бәйгенең финал уеннары август ахырында Казанның “Рубин” стадионында узды. Зона ярышларында көн-дәшләренә бер шанс та калдырмаган буалылар беренчелек өчен көрәшкә дә үз төркемнәрендәге командаларның барысын да отып чыктылар. Лаеш командасын 10:0, нурлатлыларны 2:1, Әтнә футболчыларын 3:0 исәбе белән җиңделәр. Финалда Урыссуның “Олимп” командасы белән очраштылар. Төп уенда ике команда да гол кертә алмады. Пенальтилар сериясендә безнекеләр төгәлрәк булдылар һәм 3:1 исәбе белән җиң-деләр. Өченче урынны Нурлат футболчылары алды.
Буаны данлаган егетләр – “Батыр” спорт мәктәбендә әтиле-уллы Ренат һәм Радик Садыйковлар кул астында шөгыльләнүче Илназ Гафуров, Дамир Сафин, Александр Федулов, Рәзил Шәрәфетдинов, Реналь Юнысов шәһәрнең 2 номерлы лицеенда, Адел Юнысов, Ранис Хәсәнов, Рәзил Хәсәнҗанов – 5 номерлы мәктәптә, Булат Хәсипҗанов – лицей-интернатта, Александр Степанов шәкертләре Геннадий Шмураткин, Илья Кариков Кыят мәктәбендә белем алалар. Аларга укуларында уңышлар, спортта тагын да зур җиңүләр телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International