Шикәр чөгендерен казыйлар әлегә уңыш әйбәт чыга

2014 елның 5 сентябре, җомга
Шикәр чөгендерен казыйлар әлегә уңыш әйбәт чыга
Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен җыярга керешеп киләләр. Бу эшне 1 сентябрь көнне беренчеләрдән булып “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалы башлады. Ике көн элек аларга “Авангард” агрофирмасы кушылды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, районда быел татлы тамыр 6778 гектарда игелгән. Шуның 3464 гектары “Ак Барс Буа” агрофирмасына, 1000 гектары – “Авангард”ка, 1574 гектары фермер, калганы бәйсез хуҗалыкларга туры килә. Бүгенге көнгә чөгендер “Нива”да 385, “Авангард”та 100 гектар тирәсе мәйданда җир өстенә чыгарылды. Әлегә һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме шул чагыштырмада 366 һәм 400 цент-нер тәшкил итә. Шикәрлелеге базистагыдан чак кына түбәнрәк – 15,6 процентка тиң.
- Сентябрь шикәр туплау ае, алга таба бу күрсәткеч үсәчәк. Район буенча уртача уңыш 350 центнердан ким булмас, дип ышанабыз. Август аенда яуган яңгырлар чөгендерне үс-терде,- ди Хәмит Гыйматдинов.
Хуҗалыкларда әлегә иртә өлгерүче сортларны алалар. “Нива”ның баш агрономы Иршат Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, биредә татлы тамыр барлыгы 1332 гектарда игелә. Уңыш әйбәт булырга охшаган. Һәрхәлдә моның өчен үзләреннән торганның барысын да эшләгәннәр – чөгендер үз вакытында чә-челгән, чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы эшкәртелгән. Беренче этапта уңышны 600 гектардан җыячаклар. Алты комбайннан торган мехотряд аннан соң башка филиалларга күчәчәк. Без барганда заманча “Холмер” һәм “Ропа”лар   Яңа Авыл авылы янындагы 128 гектар мәйдан биләгән кырда эшли иделәр. Кем әйтмешли, артларыннан күз иярми, кай арада бункерларын тутырып, кагатларга бушаталар.
- Һава торышы мөмкинлек биргәндә алты комбайнга бу бер көнлек эш инде. Хезмәт ике сменада оештырылган,- ди инженер Рафис Садыйков безнең кызыксынуыбызны сүзсез дә аңлап. Тамыразыкны заводка ташуда да тоткарлыклар юк. Төягечтә эш-ләүче Рамил Шәрифҗанов автомобильләрне чиратта тотмый.
- Хезмәт күрсәткечләре артыннан куып, эшләүчеләрнең иминлеге турында онытмыйсызмы, - дибез, белгечләргә мөрәҗәгать итеп.
- Юк, билгеле. Техника куркынычсызлыгы мәсьәлә-ләре беренче планда безнең. Механизаторларга барлык таләпләрне аңлатып, инструктажлар үткә-реп чыгарабыз. Алар шулай ук махсус эш киемнәре, аптечкалар, янгын сүн-дергечләр, башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән,- дип ышандырырлык итеп җаваплады безгә техника куркынычсызлыгы буенча инженер Ленар Борһанетдинов.  
Михаил ПАРФЕНОВ, Буа шикәр заводы директорының чимал буенча урынбасары:
- 2 сентябрьдән башлап “Нива”, “Авангард” һәм Апас районы хуҗалыклары чөгендер китерә башладылар. Заводка җитәрлек күләмдә чимал тупланганнан соң унынчы числоларда эшләтеп җибәрербез дип уйлыйбыз. Быел зачет авырлыкта барлыгы 500 мең тонна тирәсе татлы тамыр әзерләргә, тәүлеклек эшкәртүне 4500 тоннага  җиткерергә  планлаштырабыз. Әлегә чөгендер бернинди тоткарлыксыз кабул ителә, ул күпләп китереләчәк октябрь-ноябрь айларында алдагы еллардагы кебек үк график төзеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International