Хезмәтне дөрес оештыра

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Хезмәтне дөрес оештыра
Авыл хуҗалыгында эшнең көйле баруы урта буын белгечләренең урыннарда хезмәтне дөрес оештыруыннан да тора. “Ак Барс Буа”агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалының Толымбай бүлекчәсе директоры Фаяз Кәримов нәкъ шундыйларның берсе.

Адәм баласын язмыш төрле яктан сынап карый. Тормышта төрле сынаулар, кирәләр аша узарга туры килә. Фаязың да яшьлеге җиңелдән булмады. Өч яшеннән әтисез калып ятимлек ачысын татыды. Әниләре Тәнзилә апа балаларына дөрес тәрбия биререгә тырышты. Фаяз мәктәптән кайтуга фермага әнисенә булышырга ашыкты. Боерган урта мәктәбен тәмамлагач белемен ветеринария техникумында дәвам итте. Ике ел Совет армиясе сафларында чик буе гаскәрләрендә сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Читтән торып белем алырга да өлгерде ул.
Фаяз Харис улы хезмәт биографиясен “Коммунизм” колхозының терлек симертү комплексында ветеринария фельдшеры булып башлап җибәрә. Әлеге вазифаны зур җаваплылык белән башкаруы аңа бер ел эчендә уңыш китерә. Яшь белгечне хуҗалыкның баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. Ул малларны ашату рационының һәм технология таләпләренең төгәл үтәлүенә игътибар бирә. Һәр ай саен симертүдә асралучы 300-320 баш мәгезле эре терлекне 500 килограмм авырлыкка җиткереп дәүләткә тапшыралар. 18 ел терлек симертү совхозында комплекс начальнигы вазифасын башкара.
Моннан 15 ел элек Коминтерн исемендәге хуҗалыкка рәис итеп билгеләнгәч тә Фаяз беренче эш кйненнән үк тырыш, уңган Адав-Толымбай авылы халкы белән уртак фикергә килеп, күмәкләшеп эшли башлый. Дуңгызчылык тармагын җайга сала. Кыска вакытэчендә “каты борын”нарның баш саны 200дән 1000 башка, савым сыерлары 100дән 320 башка җитте. Җитәкче сөтлебикәләрнең баш санын тагын да арттыруга, алардан алынган бозауларның сакланышын тәэмин итүгә игътибар бирә. Бер вакыт сөт җитештерү күләме кимүе күзәтелгәч, Фаяз борчуга кала. Белгечләр белән төп сәбәбен ачыклыйлар. Ашату рационын төрләндерәләр, төнге көтүләрне оештырып җибәрәләр. Маллар яшел азыктан өзелми. Хәзерге вакытта һәр сыердан тәүлегенә уртача 19 килограмм сөт савыла. Бые гына әлеге хуҗалыкта 200 баш тана каплатылган. 252 баш каплату өчен аерып куелган.
Игеннәрне дә Петр Николаев кебек данлыклы комбайнчылар югалтуларсыз җыеп алдылар. Көзге бодайның һәр гектарыннан уртача 42, сабан бодаеннан, рапстан 22шәр центнер уңыш чыккан. 843 гектар мәйданда татлы тамыр уңышын казып алу дәвам итә. Бу эштә алты “Ропа” комбайны эксплуатацияләнә. Уртача уңыш һәр гектардан 430 центнер чыга. Адав-Толымбай уңганнарын агрофирма карамагына кергән хуҗалыклар өчен чәчүлек материалы әзерләү йөкләнгән. Барлыгы 830 тонна орлык саклауга салынган. Уҗым культураларын чәчүне дә иртә срокта төгәлләгәннәр. Кырчылыкта һәм терлекчелектә директор әлеге унай нәтиҗәләргә ирешеп эшләүнең төп серен бүлекчә агрономы Хафиз Ибраһимовның, баш зоотехник  һәм ферма мөдире Газинур Җәләловның хезмәтне дөрес оештыра белүеннән тора дип саный.
Руминә һәм Фаяз Кәримовлар районда үрнәк гаилә дә. Алар өч ир-егет тәрбияләп үстерделәр. Алмаз белән Фаил дәүләт автоинспекциясендә хезмәт куялар.
Күптән түгел Фаяз Харис улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Героемның үткән гомере заяга түгел, ә тырыш хезмәттә узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International