Футболчы ветеринар

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Футболчы ветеринар
Кыятта яшәүче Александр Степанов чын мәгънәсендә футбол җене кагылган ветеринария табибы. Телевизордан футбол матчы барганда Россия җыелма, “Рубин”, ЦСКА командалары өчен җанатар экран каршына “ябыша”, еш кына үзе дә туп тибә, ә иң мөһиме – 25 ел дәвамында яшь футболчылар тәрбияли.

Үзе Чурак авылыннан ул. Бу спорт белән мавыгуы да шунда үткән балачагыннан, мәктәп елларыннан килә.
- Анда бик көчле футбол командабыз бар иде. Төр-ле ярышларда чыгыш ясадык. Бу шөгылемне студент чагымда гына түгел, эшли башлагач та ташламадым. Район җыелма командасы составында уйнадым. Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында аеруча актив булдык, Саратов, Энгельс һәм башка шәһәрләргә кадәр барып җиттек. Хәзер дә ветераннар арасында турнирларда теләп катнашам. Хәер, туп тибүдән ел әйлә-нәсе туктамыйм дисәм дә ялгыш булмас. Балалар белән тренировкалар вакытында уйнамыйча түзеп тора алмыйм,- ди Александр Ильич.
Шәкертләре дә чат ябышканнар, күренеп тора – футболны гына түгел, үзен да яраталар. Бер минутка да күз уңыннан ычкындырмыйлар, янындарак йөрер-гә тырышалар. Без аралашкан арада да әллә никадәр сорау бирделәр, җа-вапларын, киңәшләрен игътибар белән тыңладылар. Тренерыгыз нинди кеше дигән соравыма:
- Бик яхшы, тыныч, ягымлы,- дип җавапладылар. Шәхсән үземнән  игътибарлы, тыйнак, мавыктыргыч итеп сөйли белүче әңгәмә-дәш дип тә өстисем килә. Аны тыңлап утыруы үзе бер рәхәт. Инде ничә буын балалар да юкка гына тартылмыйдыр. Күнегүләр вакытын көчкә көтеп җитке-рәләр. Укытучыларының эштә икәнен белсәләр дә, кайтмаганмы дип өенә баралар. Хатыны Гөлфия апа килгән берсен җайлап аңлатып озата. Иренең футболдан аерылмаячагын бик яхшы белә ул. Аның кайвакыт эштән туп-туры мәктәп ишегалдындагы футбол кырына кайтуына да күнегеп бетте – шунда бөтен арыганнарым бе-тә, көчем арта, күңелем сафлана диюенә ничек каршы килсен?! Хәер, үзе дә фанатка әйләнде бугай. Ярышлардан кайтуга ук ничек уйнауларын, кемнең күпме гол кертүен тәфсил-ләп сораша башлый. Ә мактанырлыгы бар тренерның. Шәкертләре район ярышларында призлы урыннар алалар, Геннадий Шмураткин белән Илья Кариков район командасы составында шушы көннәр-дә 2003-2004 елларда туган ир балалар арасында узган республика беренчелегендә җиңү яуладылар. Икесе – 11 сыйныф укучылары Тимур Рахматуллаев белән Никита Макаров тормышларын спорт белән бәйләргә уйлыйлар. Элег-рәк Александр Ильич балаларга спорт формаларын да, туплар да алып би-рә иде. Үзе әйтмешли, хатыны анысын да кичерде. Кичерми мөмкин түгел – балаларга аталарча тәр-бия бирә, аларны спортка, сәламәт яшәү тормышына тарта бит ул. Берничә ел элек Александр Ильич күнегүләрне “Батыр” спорт мәктәбе аша алып бара башлады. Барысы белән тәэмин итәләр. Директор Ирек Ярахановка, әтиле-уллы тренерлар Ринат һәм Радик Садыйковларга төр-лечә ярдәмнәре өчен рәх-мәтле ул. Сүз уңаеннан, мине дә аның белән, искиткеч кеше, язып чык әле дип, Ринат Садыйков таныштырды.
Онытып җибәрмәсәгез, язмам башында әңгәмәдә-шемне ветеринария табибы дигән идем. Һәм бик озак еллардан бирле. Буа ветеринария техникумын 1976 елда  Кызыл дипломга тәмамлагач юллама буенча килде ул бирегә, шушында төпләнеп калды. Читтән торып югары белем алды. Ун елдан соң баш ветеринария табибы итеп билгеләделәр. Шул рә-вешле 40 елга якын малларның сакланышы, алар арасында йогышлы авыруларны булдырмау, ит-сөт җитештерү өчен хәлдән килгәннең барысын да эш-ли, мактала. Егерме ел элек үк Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүген дә шулай ук аның тырышлыгы белән һәр сыердан тәүлегенә уртача 20 килограммнан күбрәк сөт савыла, мө-гезле эре терлекләрнең һәрберсеннән уртача 700-800 грамм тәүлеклек үсеш алына.
- Пенсиядә булсам да яраткан хезмәтемнән ае-рыласым килми. Гадәти көннәрдә иртәнге бишенче яртыдан, сыерлар бозаулаган чорда икедә-өчтә фермага чыгып китсәм дә, эшемнең нәтиҗәсен күргәч барлык авырлыклар онытыла. Директорыбыз Владимир Грачев та бик әйбәт – таләпчән, аңлаучан,- ди ул. Аннан ветеринар булмасам, спорт буенча китәр идем. Әмма бүгенгесенә дә һич үкенмим, мин барысыннан да канәгать дип  өс-тәде.
Әйе, бәхетле кеше Александр Ильич. Аның яраткан эшләре, шәкертләре, мавыгуын аңлаучы, ярдәм итүче хатыны, улы-килене, оныклары бар. Алга таба да шулай булып калсын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International