Вольнистан авылында яңа мемориал комплекска нигез салынды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Вольнистан авылында яңа мемориал комплекска нигез салынды
Узган атнада Вольнистан авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм аннан исән-сау әйләнеп кайтучылар истәлегенә мемориал комплекска нигез салынды.
Бу изге эшнең инициаторы – шул авылда туып-үскән, бүгенге көндә “Комплект Сервис” җәмгыяте җитәкчесе Равил Җамалетдинов. Чарада муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та, читтә яшәгән авылдашлар да катнашты. Равил Җамалетдинов әйтүенчә, мемориал комплексның бер ягына сугышта һәлак булганнар, икенче ягына аннан исән кайтучылар исем фамилияләре язылачак.
    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International