Буа кызы Рамилә Мөхәммәтҗанова Италиянең Палермо шәһәрендә узган “Үз юлың” III халыкара фестиваль-конкурсы лауреаты булды. Аңа җиңүче Дипломын жюри рәисе, опера җырчысы, профессор, музыка фәннәре докторы, телевизор караучыларга “Один в один” программасы буенча яхшы таныш Любовь Казарновская тапшырган.
Хыяллар тормышка ашкан илдә
Россия “йолдызына” Рамиләнең гармунга татарча җырлавы бик ошаган.
- Любовь Казарновская миңа күп конкурсантлар жюри әгъзаларын җәлеп итәр өчен русча, инглизчә җырлыйлар, ә син курыкмадың, үз телеңдә җырладың, диде. Туган телемне яратам, нишләп мин татарлыгымнан оялып торырга тиеш? – дип фикер йөртә җырчы кыз. Бу уңайдан Рамилә серен дә чиште: ул халыкка алдан татар җырчысы буларак танылырга тели, аннары рус, чит ил эстрадасында.
Бусы киләчәк эше, әлегә Италиядәге бәйге турында сөйләшәбез.
-Италиялеләрнең “Феррагоста” фестивалендә дә катнашып, бу илнең күп шәһәрләрендә булдым. Анда мексикалылар, чилилылар белән аралаштым, - ди Рамилә.
Биредә җырчы кыз үз гомерендә беренче тапкыр автограф биргән, рус эстрадасы “йолдызы” Филипп Киркоровның режиссеры Роман Рудин аны фотога төшергән, таянычы, остазына әверелгән Любовь Казарновская белән җырчы “паегын” бүлешкәннәр, Италия кояшы астында бергәләп кызынганнар да. Әлеге тылсымлы илдә Рамилә “Тавыш” конкурсы җиңүчесе Алексей Чумаков белән дә аралашу бәхетенә ирешкән. Ләкин бу әле аның чик хыялы тормышка ашты, дигән сүз түгел, Рамилә сәхнәдә татар җырчысы Алинә Шәрифҗанова һәм Пелагея белән дуэт җырларга тели.
Беркемгә дә охшамаган җырчы булырга!
Икенче сыйныфта укыганда Рамилә төлке турындагы җыр башкарган иде. Аннары район мәдәният идарәсе каршындагы 1 номерлы сәнгать мәктәбендә укыганда бер генә дәресне дә калдырмады. Хореограф Инна Минханова җитәкчелегендәге түгәрәккәбиергә дә йөрде. йөрде. Әнисе Резедә апа кызының һәр башлангычын хуплады. Ул аның сәләтен тагын да үстерү теләген Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле педагогы Наилә Вәлиевага җиткерде. Анысы Рамиләнең җырлавын бер күрүдә ошатты. Хәзерге көндә кыз Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында уку белән беррәттән, аңардан вокал дәресләре ала. Рамилә башлыча русча, инглизчә җырлар башкара, соңгы вакытта репертуарына татарчаларны да керткән. Талантлы кыз сәхнә киемнәре моделен үзе уйлап табып тектерә. Бүгенге көндә аның һәр җырына туры килерлек 20гә якын костюмы бар.
-Италиягә барганда күбесен яңартырга туры килде. Киемем, сәхнәдә тотышым, җырларым белән үземә генә хас образ тудырырга тырышам. Халык беркемгә дә охшамаган яңа җырчысын кабул итсен иде, - ди ул.
Юкка борчыла Рамилә. Тамашачы аны күптән үз итте инде. Район, республика конкурсларындагы уңышлары тора. Аларда көч туплап, югарыракка үрелде – халыкара җыр бәйгеләрендә призлы урыннар ала башлады. “Казан колориты”, “Талантлар дуслыгы”, “Казан утлары” халыкара фестиваль-конкурсларында, Россиядәге, океан арты коллегаларын артта калдырып, җиңүләр яулады. Бер бәйгедә жюридә утырган Мәскәүнең Заманча Сәнгать институтының эстрада-джаз кафедрасы доценты, джаз җырчысы Рәисә Сафарян Рамиләнең чыгышын карагач, үзендә укырга чакырды, Италиядәге катнашачак конкурсантлар исемлегенә кертте. Шул ук уку йортының доценты, Россиянең атказанган артисты Андрей Биль һәм аның тормыш иптәше Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Лора Квинт чакырулары буенча Рамилә Суздаль шәһәрендә узачак чираттагы халыкара конкурста, аннан Витебскада данлыклы “Славян базары” фестивалендә катнашырга җыена. Уңышлар сиңа, Рамилә!