Сайладык!

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Сайладык!

Сайладык!


14 сентябрьдә Россиядә бердәм тавыш бирү көне булды. 30 регион яшәүчеләре губернаторлар, 14ендә закон чыгаручы Җыелышлар депутатларын сайладылар. Моннан тыш Россиянең 20 субъектының административ үзәкләрендә парламент депутатлары өчен тавыш бирделәр, ә өч субъект башкаласында шәһәр башлыклары сайланды. Татарстанда, шул исәптән Буада республика Парламентына сайлаулар узды.
Сайлау участоклары ишекләре иртәнге 7 сәгатьтән ачылды. Беренче сайлаучылар да көттермичә килде. Кагыйдә буларак  авылдагы сайлаучылар гражданлык бурычларын көн-нең беренче яртысында ук үтәргә тырышалар. Бу юлы да шулай булды. Мәсәлән, участок сайлау комиссиясе секретаре Миләүшә Вахитова хәбәр итүенчә, иртәнге 10 сәгатькә Яңа Тинчәле авылындагы 583 сайлаучының 470е, ягъни 80,6 проценты сайлау участогы бинасына килеп китте. Әлеге сайлау участогы составына кергән Яңа Чынлы авылында көннең беренче яртысында ук 100 процентлы тавыш бирделәр. Әлеге вакытта шәһәрле-ләрнең 24,8 проценты сайлаган иде, район буенча – 45, 7 процент.
Көн уртасына җиткәндә процентлар тагын да үсте. Шәһәрдә сайлау активлыгы 30 процент тәшкил итте, район буенча 59,8. Аерым алганда, 12 сәгатькә “Сахарник” клубында урнашкан Завод сайлау участогына сайлаучыларның 51,6 проценты килде. Адав-Толымбай сайлау участогы рәисе Гөлшат Таҗиева әй-түенчә, төш вакытына сайлаучыларның 728дән 284е тавыш биргән. Әлеге сайлау участогына аның сос-тавына кергән Ивашевка, Яңа Авыллардан халыкны китерү өчен аерым транспорт та билгеләнгән.
Югары Лашчы сайлау участогында, аның рәисе Айдар Бикмиев хәбәр итүенчә, 175 сайлаучының 130ы унике тулганчы сайлаган, 14 сәгатькә – 165е.
Югары Наратбаш сайлау участогында 11 сәгатьтә 85 кеше сайлады, бу 86,73 процент сайлаган, дигән сүз. Беренче булып сайлау участогына 96 яшьлек Гөл-җиһан апа Җәләлова килде.
Көннең икенче яртысында – 14 сәгатькә күпчелек авылларда, шулай ук шә-һәрдә дә килү проценты шактый үсте. Мәсәлән, Исәктә – 67,56, Таковарда – 83,2, Яшевкада – 85 процент. 15 сәгатькә Завод сайлау участогында – 63, Үзәк сайлау участогында – 65,3, Тимер юл сайлау участогында – 79,23 процент килү тәэмин ителгән.
Сайлау участоклары ябылырга ике сәгать кала шә-һәрдә тавыш бирү 81,1, район буенча 93,27 процент булды. 20 сәгатькә шәһәрдә 95,68, авыллар буенча 99,08 процент сайлаучы тавыш бирде. Сайлау йомгаклары буенча “Бердәм Россия” партиясе тавышлар җыюда лидер булды – 91,3 процент буалы, 99,04 процент авылда яшәүче  әлеге партияне әйдәп баручы ролендә күрде. Бердәмроссиялеләрнең  җиңүе халыкның “Бердәм Россия” партиясе исемлеге башында торучы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка югары ышанычы һәм хөрмәте турында сөйли. Бүгенге көндә республикада халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә юнәлтелгән 27 социаль программа гамәлдә. Буада соңгы вакытта гына мәк-тәпләргә, балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелде, спорт объектлары, авылларда фельдшерлык-акушерлык пунктлары, күпфункцияле үзәк-ләр ачылды. Халык җыеннары үткәрелде. Анда гражданнар әйткән тәкъ-димнәр, фикерләр партия эшчәнлеге программасына кертеләчәк.
Ә республика буенча алганда, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ике сәяси партия генә узды. Сайлаучыларның 84,2 проценты “Бердәм Россия” партиясе депутатлары өчен тавыш бирде. КПРФ 5,5 процент тавыш белән минимум барьерын үтә алды. Яңа Дәүләт Советында 50 урынның 47сен бердәмроссиялеләр биләячәк.
Әлеге сайлауда сайлау көнне төрле сәбәпләр аркасында үз сайлау участогына килеп, тавыш бирә алмаучылар өчен алдан сайлау оештырылды. Бу мөмкинлектән шәһәрдә 2147 сай-лаучы (шуларның 460ы территориаль, 1687се – участок сайлау комиссияләрендә), район буенча 1020 сайлаучы (шуларның 113е территориаль, 907се –  участок сайлау комиссияләрендә) файдаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International