Намуссызлык бәясе – 30 мең сум

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Намуссызлык бәясе – 30 мең сум


Намуссызлык бәясе – 30 мең сум


Алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозуның 25 факты теркәлде быел. 13 очракта сатучылар исерткечләрне кичке 10нан иртәнге 10 сәгатькә кадәр вакытта реализацияләгәннәр.
Полиция начальнигының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Илдус Закиров сүзләренә караганда, намуссыз сәү-дәгәрләрнең күпчелеге авыл кибетләрендә эшли. Бирегә полиция хезмәт-кәрләре килмәсләр, күрмә-сләр, дип эш итүчеләрнең  күбесе сыра сатканда эләккән.
Статистиканың икенче баскычында – көмешкәчеләр. Идән асты продукциясен сату белән бәйле 7 очрак  теркәлгән: 2се шәһәрдә, калганнары авылларда. Полицейскийлар алардан контроль сатып алган продукцияне тикшерү өчен Казанга, суд-медицина экспертизаларының Урта Идел региональ үзәгенә җибәргәннәр. Бәхеткә, сыеклыкларда кеше гомеренә куркыныч тудыручы матдәләр табылмаган. Ә менә 2 очракта 75 яшьлек буалы бабай “агу” сатып яткан. Хокук сакчылары май аенда аңардан составы билгесез исерткеч алганнар. Бабай бүтән бу эш белән шөгыльләнмим, дип антлар эчсә дә, бер айдан тагын кәсепкә керешкән. Пенсиям аз, бераз акча эш-ләмәкче идем, дип җәллә-тергә тырышса да, беренче экспертиза күрсәтмәлә-ре нигезендә, аңа карата җинаять эше кузгатылды.
Балигъ булмаган яшьтәгеләргә 6,5 литр сыра сатканнар шәһәр кибетләрендә. Балаларны исертү-дән тайчанмаган сатучыларның һәрберсе Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.16 маддәсенең 2 бүлеге нигезен-дә 30ар мең сум штраф түләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International