Явыз көчне бергә җиңәргә

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Явыз көчне бергә җиңәргә


Явыз көчне бергә җиңәргә


“Экстремистлыкка – юк!” айлыгы кысаларында профилактик чаралар дәвам итә. Чираттагысы Ял үзәгендә шәһәрдәге һөнәри белем бирүче уку йортларында укучы I курс студентлары катнашында булды. Катнашучылар экстремистлыкка каршы көрәш темасын яктырткан китап күргәзмәсе белән таныштылар. Аннан район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе секретаре Ранис Бәдретдинов, инспектор Денис Мостяков “экстремистлык”, “террорчылык” төшенчәләренең мәгънәсен аңлатып, җәмгыятьтәге әлеге ямьсез күренешне ачып салучы фактлар китерделәр. Соңыннан чарада катнашучылар бу темага фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International