Авылларда һәйкәлләр ни хәлдә?

2014 елның 19 сентябре, җомга
Авылларда һәйкәлләр ни хәлдә?

Авылларда һәйкәлләр ни хәлдә?


Шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә яңа һәйкәл торгызыла. Һәлак булган шәһәрлеләрнең исемнәре мәңгеләштерелә. Ләкин әле безнең авыллардан да фронтка китеп сугыш кырларында ятып калучылар бар. Юбилейлы Җиңү бәйрәме алда торганда аларга куелган һәйкәлләр ни хәлдә? Авыл җирлекләренә шалтыратып, аларның торышын сораштык.
Рафаэль ШӘРӘФЕТДИНОВ, Түбән Наратбаш  авыл җирлеге башлыгы:
-Безнең җирлектәге Кырлаңгы авылында һәйкәлне быел мәчет биргән һәм халыктан җыелган акча хисабына иске урыныннан күчердек һәм ремонтладык. Шулай ук исемлеккә сугыштан кайтмаган авылдашларның яңа фамилияләрен дә өстәдек. Түбән Наратбаш авылындагысын да ремонтлыйбыз. Һәйкәлне яңартуда фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнил Кадыйров ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Плитәгә чокып язу өчен яңа исемлек төзедек. Ремонт эшләрен быел төгәллисе иде.
Валерий НОСОВ, Мөкерле авыл җирлеге башлыгы:
- Мөкерле авылындагы һәйкәлне “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы филиалы ярдәме белән ремонтлаячакбыз. Узган ел, төшеп калган фамилияләрне кертеп, исемлекне яңарттык. Төзелеш материаллары өлешчә кайтарылды. Ямбулат авылындагысына “Агрохимсервис” җәмгыяте спонсорлык ярдәме күрсәтәчәк. Әлеге авылдан сугышка китеп һәлак булучылар исемлегенә кермәүчеләр булу да ачыкланды. Акча җитсә, анысын да яңартасы иде. Ә менә Отрада авылындагы обелискның яңабаштан диярлек торгызылуына без Мәскәү шәһәрендәге авылдашыбызга рәхмәтле.
Ирина МАЛЫШЕВА, Боерган авыл җирлеге секретаре:
- Боерган һәм Иске Борындык авылларындагы ике  һәй-кәлгә дә ремонт кирәк. Боерган авылындагы монумент зур. Чыгымнар да күбрәк булачак. Җиңүнең 70 еллыгына күмәк көч белән аларны тәртипкә китерәсе иде.
Зөбәйдә МӨХӘММӘТҖАНОВА, Исәк авыл җирлеге башлыгы:
- Исәк, Әлки авылларындагы һәйкәлләрнең торышы әйбәт. Ә менә Атабай-Әңкәбә авылындагы һәйкәлгә  яхшы ук ремонт таләп ителә.
Мансур ҖӘЛӘЛЕТДИНОВ, Килдураз авыл җирлеге башлыгы:
-Килдураз авылындагы һәйкәл Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңабаштан диярлек төзеләчәк. Бу эшне тулысы белән “Коммуна” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов үз өстенә алды. Бүгенге көндә аның нигезен койдылар. Һәлак булучыларның исемлеге яңартылды. Исемнәр уелган мәрмәр плитәләрнең дә кайтуы көтелә. Мондый гамәлләребез аша дәһшәтле сугышта илебезне дошман кулыннан азат иткән батыр авылдашларыбыз алдындагы бурычыбызның аз гына өлешен булса да үтисе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International