Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елда республикада трактор, үзйөрешле машиналар йөр-түчеләре гаебе белән 14 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган һәм 12се зыян күргән. Районда мондый бәхетсезлекләр күзәтелмәде, әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел.
Евгений РАЗБИТНОВ, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Буа шәһәре һәм районы буенча бүлеге начальнигы:
- Мондый төр ДТПларны профилактикалау, тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары, аларга тагылмалар йөртүчеләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатында районда 22 сентябрьгә кадәр дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге, район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында рейдлар үткәрелә. Төп игътибар үз куллануында мондый техника булган шәхси секторга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына бирелә. Үзйөрешле техниканы, тракторларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нигездә техникага теркәү документлары, ел саен техник карау үтүгә таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы яисә теге яки бу төр техникага идарә итүгә рөхсәт бирүче категория булмауга кагыла. Болар техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләренә каршы киләләр һәм турыдан-туры ДТПлар һәм кеше үлемнәренә китерүгә сәбәпче булып торалар.
Шәхси секторда тракторларга техник карау үткәрү проценты түбән – теркәлгәннең нибары 30 проценты – булуын исәпкә алып, Гостехнадзор, рейдлардан тыш, әлеге хокук бозуларны ачыклауга һәм бетерүгә юнәлтелгән адреслы программаны да оештыра. Аның барышында техника хуҗаларына техник карау узарга кирәклеге турында белдерү кәгазьләре җибәрелә. Аларга илтифат итмәүчеләр, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексына туры китереп, административ җаваплылыкка тартылачаклар.
Илдар ГЫЙМАЛЕТДИНОВ, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы:
- Быел тракторлар һәм үзйөрешле машиналар йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре 7,7 процентка арткан. Шул ук вакытта техник карау үткәргәндә үзйөрешле машиналарның 47 процентына, тагылмаларның 50 процентына гына