Тәҗрибәле балыкчылар көзен кармак салырга яраталар: балыкны эләктерү азрак авырлаша, әмма ниндидер азарт барлыкка килә. Тик бу мизгелләрдә аны ничә төрле куркыныч сагалаганын беләме ул?
Беренчедән, көзен суның җылылыгы нибары 7-8 градус тәшкил итә. Көймә әйләнеп капланса, юеш киемнәре балыкчыны төпкә тартачак, ә тәнне куырырлык су хәрәкәтләрне салмакландырачак. Салкын суда кеше тәне кирәгеннән артык суынудан, кайчакта беренче 5-15 минутта ук “салкын шогы”ннан, сулау органнары функциясе бозылудан, сиземләү сәләтен югалтудан үлә.
Бәла-казага тарымас өчен балыкка җилле һава торышы торганда, исерек килеш, тишек, җимерек көймәләр-дә, коткару җайланмаларсыз бармагыз, йөзү чараларына кирәгеннән артык йөк салмагыз. Эңгер-меңгер вакытларда абайларлык булсын өчен аз күләмле көймәләр әрҗә утлары һәм ак төстәге тон утлар белән җи-һазланырга тиешләр. Гадәттән тыш хәл туганда 01 номерын җыеп, бердәм коткару кизү тору-диспетчерлык хезмәтчелегенә шалтыратырга кирәк (кәрәзле телефоннан 112не җыярга).