Узган шимбәдә районның 1700дән күбрәк кешесе йөгерү юлларына басты – республика бәйгесендә җитезлек сынады.
Көннең кояшлы булуы да спортчылар өчен кулай булды. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Вәлиуллинның бәйрәм котлавыннан соң ярышта катнашучылар дистанциягә чыктылар. Үзәк мәйданнан кузгалып, шәһәр урамнары буйлап 2014 метр араны беренче булып 4-8 сыйныф мәктәп укучылары узды. Жюри әгъзалары шунда ук малайлар һәм кызлар арасында җиңүчеләр исемәрен дә атадылар. Алар – Янтуганнан Замир Гыймадиев, Югары Лашчыдан Екатерина Никонорова.
Аннан соң өлкән сыйныфларда укучылар өчен старт бирелде. Биредә Ырыңгы егете Руслан Шурбинга, Әлши кызы Наталья Гордеевага тиңнәр булмады. Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында узган бәйгедә ветеринария техникумыннан Илдус Сәгъдиев һәм Сиринә Вәлиуллина башкаларга беренчелекне бирмәделәр. Яшьләргә карап урта буын да дәртләнеп китте бугай – алар арасында узган ярыш аеруча кызык булды. Раководан Светлана Моисеева, техникум исеменнән йөгерүче Раил Шәрәфетдинов үзләрен әле дә “формада” икәнен күрсәттеләр.
Бәйге ахырында җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр бирелде. Алар шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең истәлекле бүләкләрен дә алдылар. Барлык катнашучыларга шәһәр турындагы брошюраларда таратылды.