Тавыкларга бәя “канатланды”

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Тавыкларга бәя “канатланды”
Азык-төлек кибетләрендә бәяләр “кабара” – сыр, эремчек, ит, балык, җиләк-җимеш кыйммәтләнгәнне сатып алучы сизми калмагандыр. Ләкин иң югары “сикергәне” йомырка белән тавык бәясе булды. Белгечләр артымның сәбәбен чит илдән кертелүче азык-төлек товарына чикләү белән аңлаталар. Ләкин моның белән ахыргача килешеп булмый – кибет киштәләрендә күпчелек үзебездә җитештерелгән продукция бит!
Тавыкны гына алыйк. Шә-һәрдәге кибетләрне махсус урадым. Берсендә дә, халык әйтмешли, “буш ботлары”н күрмәдем. Үзебезнең “Пестречинка”, “Чаллы-бройлер”, Мари Иленең “Акашево”, Пенза өлкәсенең “Васильево” кошчылык фабрикасыннан китерел-гән тавыклар ассортимент-ның зур өлешен алып то-ра. Кыскасы, чит ил продукциясе кертүгә санкция-ләр салуның бернинди дә йогынтысы булмаска тиеш кебек. Бәяләрдә дип әйтү-ем. Шуңа карамастан, сатучылар тавыкка, кошчылык продукциясенә һәр кайтарган партия саен бәянең үсеп торуын әйтәләр. Бигрәк тә “Пестречинка” кибетләре челтәрендә һәм Пенза ягыннан китерелгән-нәрендә. Мәсәлән, җәй көне килограммы 86 сум торган “Васильево” кошчылык фабрикасы тавыгының килосы бүген 110 сум тора. Артым 27 процент тирәсе чыга. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, бы-ел барлык төр тавыкларга да бәя өчтән бер өлешкә арткан.
Шунысы кызык, хәзер күп шәхси хуҗалыкларда үз бройлерлары өлгергән вакыт. Сорау кимегәч, бәя төшәргә генә тиеш кебек, югыйсә. Кайбер Россия дә-рәҗәсендәге экспертлар тавыкларга бәя артуның ясалма характерда булуын да белдерәләр. Янәсе, бу бары тик сәүдәгәрләр эше – моменттан оста файдаланалар. Безнең илдә берничә ел элек карабодай, аңа кадәр тоз белән хәлне һәркем хәтерли булыр. 28-30 сумлык ярманың бәясе 80 сумга менеп киткән иде бит. Тозны, шырпыны чиратлар торып сатып алдык. Хәлне җайга салу өчен  дәүләт бәяне үзе көй-ләргә мәҗбүр булды.
Миңа калса, хәзерге сатып алучыларга да, бәянең тагын да үсүеннән куркып, өсте-өстенә тавык, йомырка сатып алырга кирәкми, мөгаен. Хәзерге көндә Татарстан Республикасының Промышленность һәм сәү-дә министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында үзебездә җитештерелгән продукциягә бәяне 10 проценттан арттырмау турында килешү төзе-лә. Шул рәвешле үзебезнең товарны күбрәк киштә-ләргә чыгару, эре сәүдә нокталарын алар белән тулыландыру максаты карала. Бу вәзгыять, аңлашылганча, тавыкларга гына тү-гел, сөт, сөт продукциясе-нә, җиләк-җимеш, яшелчә-гә дә кагыла.
Ә сатып алучыга бу кулай гына. Беренчедән, үзебезнеке, шикләнмичә ашарга була, икенчедән, бәясе дә “йөгәнле” булырга тиеш.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International