Буа шәһәрендә яшәүче Фәнил Шәйхаттаровны 27 яшендә туган “Гигант” колхозына рәис итеп куйдылар – Социалистик Хезмәт Геройлары Нурислам Кадыйровка, Рәүф Әһлиуллинга алмашка килгән яшь егет алар алдында да сынатмады, киресенчә, аның
җитәкчелегендә хуҗалык чәчәк атты.
Сынаулар аша – үргә
- Мондый легендар җитәкчеләр алдында һәрбер “планерка” имтихан сыман иде. Һәрбер адымымны уйлап атларга туры килде, - ди Фәнил Фатыйхович. Колхоз составына кергән 11 авыл, 12 мең гектар җир, 8 ферма, 200дән күб-рәк транспорт – болар бе-лән идарә итү өчен егет-тән уяулык та, көчле холык та соралды. Эш барышында авыр мәсьәләләр килеп туса, яшь җитәкче әтисен-нән киңәш сорады, үзенең сизгерлеген эшкә җикте. Озак та үтми, аның тырышлыгы аркасында “Гигант” колхозы республикада алдынгы урыннарга күтәрелде, 1989 елда СССРның соңгы бишьеллыгы күрсәт-кечләре буенча хуҗалык КПСС Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагын ал-ды. Нәтиҗәләр югары – Фәнил Шәйхаттаров җитәк-челек иткән чорда дистә-ләгән җитештерү объектлары төзелә, асфальт юллар салына. Шулай ук гигантлылар күп еллар дәвамында иң зур мәйданда – 850 гектарда шикәр чөгендере үстерү буенча да Идел аръягында лидер булалар.
Һәр күргәзмәдән
бер медаль белән
Республикада артта баручы Буа май-сыр комбинатына яңа сулыш өрүче дә Фәнил Шәйхаттаров булды. 2000 елда комбинатның директоры итеп билгеләнгәч, ул “Вамин” компаниясе җитәкчелеген яңа завод төзергә үгетли ала. Ике елдан күбрәк вакыт эчендә Европа стандартларына җавап бирүче заманча яңа комбинат файдалануга тапшырыла. Биредә елга 2,5 мең тонна сыр, 500-600 тонна май һәм башка сөтле ризыклар җитештерелә башлый. Комбинатның продукциясенә Россия шәһәрләрен-дә сорау зур була. Югары сыйфатлы әлеге сөт ризыкларына Мәскәү шәһә-рендә узган ”Алтын көз” күргәзмәләрендә 6 алтын, 4 көмеш, 2 бронза медаль-ләр бирелә.
Оригиналь
проектлар авторы
Шушы ук вакытта Фәнил Шәйхаттаров “Вамин Буа” агрофирмасы директоры. Гел уңышларга гына ирешеп килгән инициативалы җитәкче биредә дә эшне тиз көйләп җибәрә – дүрт ел эчендә бөртекле уңышның күләмен ике тапкырга арттыра. Терлекчелек өл-кәсендә дә казанышлары күп – агрофирмадагы барлык товарлыклы-сөтчелек фермаларын, аларның территорияләрен ремонтлата, 4 сөт блогын төзетә. Яраткан шөгыле – юллар салдыруны да ул бервакытта да эш планыннан тө-шереп калдырмый. Хәзерге көндә ул җитәкләгән “Тө-зелеш технологияләре” оешмасы да күпчелек шул юнәлештә хезмәт куя.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган сә-ләтле инженер иң оригиналь төзелеш проектлары хуҗасы. Тиздән аның Кытайдагы хезмәттәшләре белән бергәлектә эшләгән дөньяда аналогы булмаган “Буа” үзйөрешле су сиптергеч җайланмасы районга кайтып җитәчәк.
-Елның ике аен Кытайда уздырам. Идеяләр күп. Китап укырга, серфинг, парус спорты белән шөгыльләнергә яратам. Картаерга һич вакыт юк, - ди бүген 60 яшен тутыручы Фәнил Шәйхаттаров. Аның һәр башлангычын 30 ел бергә гомер иткән хатыны Рәй-ханә хуплап килә. Әтиләре белән горурлану хисләрен бүгенге бәйрәм өстәле артында кызы Динара, улы Ренат та әйтәчәк. Яшьнәп үткән гомернең чираттагы бер матур мизгеле генә булачак ул. Алда әле эшлисе эшләр, чынга ашырасы проектлар күп. Юбилеегыз белән Сезне, Фәнил Фатыйхович!