Узган дүшәмбедә Кайбыч районында Идел аръягы районнарының авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында зона семинары узды. Анда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәзипов, “Азык кушылмалары фәнни-тикшерү үзәге”нең генераль директоры Александр Якимов катнаштылар.
Киңәшмәдә мөгезле эре терлекләрне кышлату чорына әзерләү турында сүз барды. Министр урынбасары алдан сөтчелек буенча алга киткән районнар бе-лән таныштырды. Шунысы сөенеч: лидерлар рәтендә Буа районы да бар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Гөлнур Гыйбадрахманова белдерүенчә, савымның күләмен тагын да арттырырга потенциал бар. Моның өчен сыйфатлы терлек азыгының төгәл рационын сакларга гына кирәк. Азык хәстәрләү эшләре дә финиш сызыгына якынлаша – бүгенге көндә кукурузны силоска салу эшләре бара. Әлегә һәр шартлы баш терлеккә 17,8 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән.
Кардаларны –
ераккарак
Семинарда катнашучылар Кайбыч районының Мөрә-ле сыер фермасында да булдылар. Биредә 200 башка исәпләнгән ферма биналары чистартылып, дезинфекцияләп, агартылып, төзекләндерелеп куелган, анда төрле үләннәр-дән бәйләнгән көлтәләр эленгән. Мондый эшләр район буенча 98 процентка төгәлләнгән. Шушы көн-нәрдә Буа районының “Бола” агрофирмасының Аксу бүлекчәсендә дә терлекләр кышлыкка фермага кертелде. Нәҗип Хәзипов авыл хуҗалыгы җи-тәкчеләренә сыерларны ашату һәм йөртү мәйданчыкларын – кардаларны ферма территориясеннән ераккарак ясарга киңәш бирде. Чөнки фермадан чыккан тирес, аккан сулар белән пычранган җирдә йөргән сыерлардан сөтне күп савып булмый. Районда бу яктан үрнәк итеп Зур Фролово, Нурвахит, Ташкичү (Тимбай авылы җирлеге), Кырык Садак авылларындагы фермаларны китерергә була. Калганнарында кардаларны ре- монтлап, тирестән арындырып, сары балчык түшә-гәннәр.
Әлфинур
ЙОСЫПОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.
Беренче графада – хуҗалыклар, икенчесендә – 23 сентябрьгә һәр сыердан алынган тәүлеклек уртача савым, өченчесендә – узган елның шушы чоры бе-лән чагыштырганда артык (+), ким (-), (күрсәткечләр килограммнарда)
“Авангард” 21,3 +1,1
“Нива” 13 -2,1
“Дружба” 21,2 +2,1
“Тахаръял” 19,9 +3,8
“Вамин Буа” 10,9 +1,2
“Бола” 9,8 +1,5
“Коммуна” 27,1 +3,5
“АгроНур” 19,6 +7,2
“Ямбулат” 21,6 0
“Кыят” 18,3 +1,4
Район буенча
уртача күрсәткеч: 16,2 1,9.