“Себердә булдым, Уралда булдым, Буада “эләктем”

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
“Себердә булдым, Уралда булдым, Буада “эләктем”

“Себердә булдым, Уралда булдым, Буада “эләктем”


Рязань өлкәсендә яшәүче 30 яшьлек А., исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен ”права”сыз калгач,  ялган документ сатып алып, автомобильдә сәяхәткә чыккан.  
Иң кызыгы ярты Россияне тоткарлыксыз узган йөртү-чене бары тик Буага җит-кәч кенә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы  ЮХИДИ идарә-сенең 1 ротасының 5 взводы хезмәткәрләре “эләктергәннәр” .
А. йөртүче таныклыгын бы-ел  җәй метрода сатып алган. Ләкин яңа документның “гомере” озын булмый. 20 августта Рязань мошеннигын Казань – Ульяновск трассасында тоткарлыйлар. Көнгә берничә дистә “права” күреп, аның билгеләрен ятлап бетергән инспекторларга А.ның документы шикле тоела. Экспертиза тикшерүенә җи-бәргәч, хокук сакчыларының шикләнүләре юш килә.
Судта А. бу адымын һөнә-рем йөртүче булгач, эшемне югалтасым килмәде, дип аңлатты, хәйләкәрлеге белән мактанып та ал-ды:
- Бу “правам” белән кайларда гына йөрмәдем, Себердә дә, Уралда да булдым. Кирәк бит, сезнең ЮХИДИ инспекторлары таныклыкның ялган икәнен шунда ук чамаладылар, - диде ул үзалдына көлемсерәп.
А.га Россия Федерациясе Җинаять кодексының 327 маддәсенең 3 бүлеге нигезендә җәза бирелде – ул дәүләт файдасына 5 мең сум штраф түләячәк.
Р. ТӨХФӘТУЛЛИН,
Буа районы һәм шәһәре буенча 1 номерлы
суд участогы җәмәгать судьясы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International