Хайваннар дөньясы объектларын, аларның яшәү мохитен саклап файдаланганда гына аучылык ресурсларына зыян килмәячәк. Бу кагыйдәне һәр аучы белә, әмма барысы да төгәл үтәми.
Әледән-әле бу уңайдан за-кон бозучылар очрап тора. Агымдагы елда безнең районга ауга Ульяновск өл-кәсеннән килүче берәү тыелган гамәл – аучылык хайваннары тавышын кабатлаучы электрон җайланма кулланганы өчен җаваплылыкка тартылды. Ә Чуашстанда яшәүче өч кеше рөхсәтләре булмаган килеш ауга чыкканнар.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча Идарәсе, аның районара бүлекләре хезмәткәрләре штаттан тыш җәмәгать инспекторлары һәм хокук саклау хезмәткәрләре белән берлектә республика буенча 277 хокук бозу очрагын ачыклады. Аларның күпчелеге ау кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Тутырылган беркетмәләр нигезендә 380 мең сумлык штраф салынды. Россия Федерациясе Җинаять Кодексының “Законсыз рәвештә аучылык итү” дигән 258 маддәсендә каралган җинаять җаваплылыгына тартырлык билгеләр булган 10 очрак ачыкланды, әлеге фактлар буенча материаллар хокук саклау органнарына җибәрелде. Нәтиҗәдә җи-де кеше җинаять җаваплылыгына тартылды.
Идарә, аның районара бү-лекләре юридик затларның, гражданнарның хайваннар дөньясы объектларын, аларның яшәү мохитен саклау буенча законнарны үтәвен контрольлә-сә, Идарә каршында оештырылган “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсен-дә инновацияле технологияләрне кертү үзәге” ау-чылык хуҗалыгы эшчәнлеген интенсивлаштыру юнә-лешендә эшли. Бу максатта учреждение тарафыннан Алтай краеннан 27 баш марал (болан), Курган өл-кәсеннән 18 баш кыр кәҗә-се сатып алынды. Әлеге хайваннардан алынган һәм республиканың климат шартларына адаптацияләнгән яшь хайваннар табигый мохиткә җибәре-ләчәкләр. Бу, билгеле, республиканың аучылык фаунасын баетачак. Шулай ук аучылык фазаннары сатып алынды. Үзәк тагын хайваннар дөньясы объектларын өстәмә ашату өчен яңа биотехник корылмалар конструкцияләре булдыру һәм апробацияләү, андый корылмалар өчен уңайлы урыннарны ачыклау буенча да эш алып бара. Агымдагы елда үрдәклеләр өчен 80 оялау урыны урнаштырылды. Аларның 40гына кыр үрдәге оялады.