Калфаклар чигәбез!

2014 елның 26 сентябре, җомга
Калфаклар чигәбез!

Калфаклар чигәбез!


Туган якны өйрәнү музеенда Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе каршында оешкан “Ак калфак” әдәби клубы активлары яңа фольклор ансамбль оештырды – “Гөлҗамал” Буа төбәгенең милли үзенчәлеген районда гына түгел, республикада да күрсәтергә тиеш!
Ансамбльнең дебют чыгышы гади сәхнәдә түгел, ә музейның этнография залында узды. Әби-бабаларыбызның тормыш-көнкү-реш әйберләре, борынгы чигү үрнәкләре төшерел-гән сөлгеләр, челтәрләр, урын-җир әйберләре ансамбль күрсәткән театраль композициянең аерылмас атрибутлары булып тора. Үзәктә – сугыш вакытындагы авыл тормышы. Ялгыз яшәүче Әсма әбинең (Фә-ния Исхакова) күңеле киң, ул кечкенә генә агач өенә сугыштагы ирләрен, улларын, абый-энеләрен сагынып, алар өчен борчылучы хатын-кызларны кич утырырга чакыра. Яулыкларын арттан чөеп бәйләгән, милли киемнәр кигән хатын-кызлар кул эшләре бе-лән мәшгуль булу өстенә татар халык җырларын, бә-етләрен, мөнәҗәтләрен әйтәләр, намаз укыйлар, авыл хәбәрләрен сөйли-ләр, яшьлектәге хатирәләрне яңарталар. Менә шулай моң-зар алышып, фронттагы газизләрен ис-кә төшереп, Бөек Җиңү кө-нен көтеп кич үтеп китә. Әлеге авыр елларда яшә-гән хатын-кызларның сабырлыгын, фидакарь хезмәтен тасвирлаган тамаша музей залына җыелган халыкка бик ошады, гөрләтеп кул чаптылар.

 



Министрлык
грантын отарга
“Балкыш” фестивале катнашучыларын “Гөлҗамал” артистларына әверелдерү “Ак калфак” оешмасы идеясе. Музей бүгенге көндә татар халкының кул эшләрен торгызу буенча проект әзерли. Анда төп урынны калфак, күлмәк изүе чигү, “Гөлҗамал” ансамбленең чыгышлары тотачак. Татарстан Республикасы Мә-дәният министрлыгының грантына исәп тотып эш-ләнә проект. Күптән түгел оешма активы Минзилә Фәткуллова, Казанда коллегалары белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, калфак һәм күлмәк изүе чигү буенча мастер-класс үтеп кайтты.

 

 

 


-Укытучыбыз бар, хәзер җиң сызганып эшкә тотынасы, республикага  күрсә-тәсебез бар. Грант отсак, оешма активларына, “Гөл-җамал” ансамбле әгъзаларына бертөрле милли киемнәр тектерер идек, - ди “Ак калфак”ның җирле     җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова.
Кул осталарына кытлык булмас. Әнә, Фирания Еремеева үзенең чигеп эш-ләнгән “Кол Шәриф мәчете”, “Төн”, “Болын чәчәклә-ре” картиналарын тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.
Сүз уңаеннан, ак калфаклыларга һәркем үзенең чи-гү, тегү эшләрен китерә ала. Моның өчен шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендәге шагыйрь Ренат Харис исемендәге һәм туган якны өйрәнү музеейларына килергә кирәк. Иң яхшы эшләр район, республика күргәзмәләрендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International