Зур Фролово авылында яшәүче Любовь Васина 25 яшендә беренче сыерны ясалма орлыкландырды – аннары бозавы тууын үз баласын көткәндәй көтте. 29 килограмм авырлыктагы аклы-каралы сау-сәламәт тана бозау иде ул. Шул гомердән бирле Любовь 7 меңнән күбрәк бозауга гомер бирде.
Электр
монтерыннан –
орлыкландыручыга
Орлыкландыручы булып эшли башлаганчы кыз Ульяновск шәһәрендә электр монтеры һөнәрен үзләш-терде. Тәмам шәһәрләшеп беткәч кенә киредән Зур Фроловада төпләнергә ту-ры килде. Кечкенәдән аралашып үскән Владимир бе-лән гаилә корып, авылга кайтты. Әтисе – авылның данлыклы тракторчысы Алексей абый да кызының карарын хуплады. Эше дә “көтеп кенә торган” – Люба ире белән авылга кайтып төпләнгәч кенә фермада ясалма орлыкландыручы вазифасы бушый. Хатын-кыз эше түгел, билгеле, лә-кин электр монтеры булып эшләде бит, монысын да булдырып карарга кирәк, дип фикер йөртә яшь хатын. Соңрак белгечлеге буенча Казанда махсус курсларда укып кайта. Хәзерге көндә Любовь Васина – “Ак Барс Буа” җәмгыятенең 3 номерлы филиалының югары квалификацияле кадры. Ул зоотехник вазифаларын да башкара.
Россиядә мактаулы
Район, республика, хәтта Россия күләмендә дә танылырга өлгерде ул. Беренче тапкыр 2008 елда район конкурсында җиңде. Аңа, хезмәтен югары бәя-ләп, төсле телевизор бү-ләк иттеләр. Татарстан буенча узган бәйгеләргә дә гел Любовь бара. Аңа бирелгән Мактау грамоталарының да исәбе-саны юк. Ә күптән түгел аның эше Россия дәрәҗәсендә югары бәяләнде. Аңа агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары В.Семенов имзалаган Рәхмәт хаты тапшырдылар. Данлыклы хезмәткәрен Буа районы буенча селекция-нәсел хезмәтчелеге начальнигы Равил Ис-хаков та мактап туя алмый.
- Мин барлык киңәшмә-ләрдә Любовь Васинаны үрнәк итеп куям. Нинди ге-нә эш кушсаң да карышып тормый, нәсел арттыру планын да үтәп бара. Ир-ләр каушап калырдай хезмәтне дә ниндидер җиңеллек, үҗәтлек белән башкара ул, - ди Равил абый.