Теләп булышалар

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Теләп булышалар

Теләп булышалар


Без мәктәптә укыганда тимурчылар да идек. Дәрестән кайтуга, эш киемнәрен киеп, укытучыларыбыз белән авылда яшәүче карт-карчыкларга булышырга бик теләп бара идек.
Утын кисү, яру, бакчада эшләү, су ташу авыл ба-ласына нәрсә булган инде ул!
Бүген тимурчылар волонтерларга әверелделәр. Алар ветеринария техникумында да, медицина училищесында да, КСЮИда да, Р. З. Сәгъдиев, 1 һәм 5 номерлы мәктәпләрдә дә бар. Түбәндәге язмада 5 номерлы мәктәп волонтерлары эшчәнлегенә аерым тукталасы килә. Директор Михаил Батин җитәкчелегендәге укытучылар коллективы, өлкән сыйныф укучылары Җиңүнең 65 ел-лыгы һәм Вахитов урамнарында яшәүче ветераннарга шефлык ярдәме күрсә-тәләр. Әлеге урамнар мәк-тәпкә якын булуы белән дә уңайлы.
Бу юлы укучылар укытучылары Фәнис Гыйззәтуллин һәм Энҗе Абзалова белән кулларына көрәк, тырмалар тотып ветераннар бакчаларына юл тоттылар. Анна Андреевна бакчасына беренче булып тукталдылар. Әби бик шатланып каршы алды.
- Рәхмәт инде әлеге мәк-тәп дирекциясенә, укучыларга, һәрвакыт килеп булышып торалар,- ди ул. Егетләр әбинең кишәрлеген санаулы минутлар эчендә казып чыгып, күр-шедәге участокта яшәүче әбигә тукталдылар.
- Берничә елдан бирле әлеге бистәдә яшәүче ал-ты ветеранга үзебезнең ярдәмебезне күрсәтәбез, булышып торабыз, кайвакыт аларга кечкенә генә игътибар да җитә. Бер әби-нең өендә миче сүнгән иде, газчыларны чакыртып, мәсьәләне тиз хәл иттек,- ди Фәнис Гыйззәтуллин.
Ветераннар үзләре дә бик активлар һәм өлгерләр. Дөнья хәлләреннән дә хә-бәрдарлар. Әнә, Анна Андреевна гомере буе Күгәл-нә авылында тормыш ип-тәше сугыш ветераны Александр Егорович белән тату гомер кичергән. Карчык ветераннар буенча би-релгән йортта матур картлык кичерә. Гадәт буенча иртән торуга биш яшьтәшенең хәлләрен белешә. Авырсалар, яннарында утыра. Һәм волонтерлар янәшәдә булганда алар үзләрен ялгыз хис итми-ләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International