Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!

2014 елның 3 октябре, җомга
Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!

Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!


Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды.
Район мәгариф идарәсе начальнигының урынбасары Алмаз Кәримов әйтү-енчә, мәктәпләрдә моңа әзерлек сентябрь башында башланды. Уку йортлары директорлары физкультура укытучылары белән берлектә ГТО нормалары хакында сыйныф сәгатьлә-рендә, педагоглар киңәшмәләрендә, ата-аналар җыелышларында аңлату эшләре алып баралар. Моннан тыш спорт мәйданнарын әзерләү, эш планын, мәгълүмати стендларны, мәктәп сайтында ГТО турындагы махсус бү-лекләр булдыру эшләре дә башкарыла. Ә октябрь аенда 1-11 сыйныф укучылары аны этаплап тапшыра башлаячаклар. Билгеле, моңарчы һәр балага медицина тикшерүе белешмәсе һәм табиб педиатрның рөхсәт кәгазе булырга ти-еш. Тапшыру вакыты өч сессиягә бүленә –көзге (сентябрь-октябрь), кышкы (гыйнвар-февраль), язгы (апрель-май). Күнекмәләр дә ел фасылына карап билгеләнгән. Боларга пневматик яки электрон мылтыктан ату, сикерү, турникта күтәрелү, герне өскә чөю, отжимание, йөзү, чаңгыда чабу, туристлык походына бару нормативлары өч сессиягә бүленеп башкарыла. Авыл мәктәп-ләрендә кайбер спорт төр-ләрен уздыру өчен база булмаса (мәсәлән, сентябрьдә йөзү нормасын тапшыру өчен бассейн ки-рәк), мәгариф идарәсенең җитәкчелеге белән килешенеп, аны шәһәрдә үткә-рү мөмкин.
Олылар да  
читтә калмый
ГТО нормаларын укучылар гына түгел, ә урта һәм өл-кән яшьтәгеләр дә тапшырырга тиеш. Соңгы категориягә бу бурычны үтәтү район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә йөкләнгән. Начальнигы Ленар Вәлиуллин сүзләре-нә караганда, 18дән алып 69 яшькә кадәр барча халык әлеге спорт нормаларын соңрак, 2015-2016 елларда тапшыра башлаячак. Әлегә әзерлек эшләре бара. Районда уздырылган киңәшмәләрдә һө-нәри белем бирү йортлары, оешма-предприятие җитәкчеләренә хезмәткәрләрне ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнү эшләрен алып барырга күр-сәтмәләр бирелә. Ә моңарчы район күләмендә уздырылган барлык спорт чаралары ГТО нормаларын тапшыруга тест буларак кабул ителә. Урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә әлеге нормативларны үтәргә участок табибының медицина белешмәсеннән башка кабул ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International