Хезмәт фронтында

2014 елның 3 октябре, җомга
Хезмәт фронтында


Хезмәт фронтында


Авыл хуҗалыгында эшнең көйле баруы урта буын белгечләренең урыннарда хез-мәтне дөрес оештыруыннан да тора. “Ак Барс Буа”агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалының Толымбай бүлекчәсе директоры Фаяз Кәримов нәкъ шундыйларның берсе.
Адәм баласын язмыш төр-ле яктан сынап карый. Тормышта төрле сынаулар, киртәләр аша узарга туры килә. Фаязның да яшьлеге җиңелдән булмады. Өч яшеннән әтисез калып, ятимлек ачысын татыды. Әниләре Тәнзилә апа балаларына дөрес тәрбия бирергә тырышты. Фаяз мәктәптән кайтуга фермага әнисенә булышырга ашыкты. Боерган урта мәк-тәбен тәмамлагач, белемен ветеринария техникумында дәвам итте. Ике ел Совет армиясе сафларында чик буе гаскәрләрендә сержант дәрәҗәсендә хез-мәт итә. Читтән торып белем алырга да өлгерде ул.
Фаяз Харис улы хезмәт биографиясен “Коммунизм” колхозының терлек симертү комплексында ветеринария фельдшеры булып башлап җибәрә. Әле-ге вазифаны зур җаваплылык белән башкаруы аңа бер ел эчендә уңыш ките-рә. Яшь белгечне хуҗалыкның баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. Ул малларны ашату рационының һәм технология таләп-ләренең төгәл үтәлүенә игътибар бирә. Һәр ай са-ен симертүдә асралучы 300-320 баш мәгезле эре терлекне 500 килограмм авырлыкка җиткереп дәү-ләткә тапшыралар. 11 ел элеккеге  “Коммунизм” колхозының  терлек симертү совхозында комплекс начальнигы вазифасын башкара.
Моннан 15 ел элек Коминтерн исемендәге хуҗалыкка рәис итеп билгеләнгәч тә, Фаяз беренче эш көнен-нән үк тырышып, Адав-Толымбай авылы халкы бе-лән уртак фикергә килеп, күмәкләшеп эшли башлый. Дуңгызчылык тармагын җайга сала. Кыска вакыт эчендә “каты борын”нарның баш саны 200дән 1000 башка, савым сыерлары 100дән 320 башка җитте. Җитәкче сөтлебикәләрнең баш санын тагын да арттыруга, алардан алынган бозауларның сакланышын тәэмин итүгә игътибар би-рә. Бер вакыт сөт җитештерү күләме кимүе күзә-телгәч, Фаяз борчуга кала. Белгечләр белән төп сә-бәбен ачыклыйлар. Ашату рационын төрләндерә-ләр, төнге көтүләрне оештырып җибәрәләр. Маллар яшел азыктан өзелми. Хә-зерге вакытта һәр сыердан тәүлегенә уртача 19 килограмм сөт савыла. Быел гына әлеге хуҗалыкта 200 баш тана каплатылган. 252 баш каплату өчен аерып куелган.
Игеннәрне дә Петр Николаев кебек данлыклы комбайнчылар югалтуларсыз җыеп алдылар. Көзге бодайның һәр гектарыннан уртача 42, сабан бодаеннан, рапстан 22шәр центнер уңыш чыккан. 843 гектар мәйданда татлы тамыр уңышын казып алу дәвам итә. Бу эштә алты “Ропа” комбайны эксплуатация-ләнә. Уртача уңыш һәр гектардан 430 центнер чыга. Адав-Толымбай уңганнарына агрофирма карамагына кергән хуҗалыклар өчен чәчүлек материалы әзерләү йөкләнгән. Барлыгы 830 тонна орлык саклауга салынган. Уҗым культураларын чәчүне дә иртә срокта төгәлләгәннәр. Кырчылыкта һәм терлекчелектә директор әлеге унай нәтиҗәләргә ирешеп эшләүнең төп серен бүлекчә агрономы Хафиз Ибраһимовның, баш зоотехник һәм ферма мөдире Газинур Җәләловның, баш инженер Шакирҗан Кәримовның, комплекслы бригада бригадиры Рәис Камаловның хезмәтне дөрес оештыра белүеннән тора дип саный.
Руминә һәм Фаяз Кәримовлар районда үрнәк гаилә дә. Алар өч ир-егет тәрбияләп үстерделәр. Алмаз белән Фаил дәүләт автоинспекциясендә хезмәт куялар.
Күптән түгел Фаяз Харис улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Авыл хуҗалыгы тармагын үсте-рүгә керткән лаеклы өле-ше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Ак Барс” ябык акционерлык җәмгыятенең алтын күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Героемның үт-кән гомере заяга түгел, ә тырыш хезмәттә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International