Табиблар фаразлавынча, быел грипп эпидемиясе иртәрәк, декабрь аенда ук килергә мөмкин. Шуңа да әлеге “мәкерле” чиргә каршы вакциналаштыру кампаниясе сентябрь башында ук башланды.
Үзәк дәваханәнең табиб-эпидемиологы Резедә Җә-ләлова әйтүенчә, быел да район халкына (искәртүгә йомырка агына аллергия булган кешеләр генә керә) “Гриппол+” Россиядә җи-тештерелгән препаратны түләүсез кадаячаклар. Ул август аенда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы аша дәваханәгә җитәрлек күләмдә – 9800 данә кайтартылган. Прививка беренче чиратта авыруга тиз бирешүчән категориягә – нәниләргә, балалар бакчасына йөрүче сабыйларга (6 айдан 7 яшькә кадәр), 1-11 сыйныф укучыларына, сту-дентларга, пенсионерларга һәм медицина хезмәт-кәрләренә ясала. Аннан соң оешма-предприятиедә эшләүчеләргә чират җитә-чәк. Авыл халкын вакциналаштыру тулысынча җирле фельдшерга йөкләнгән. Шәһәрдәге мәгариф учреждениеләрендәге балаларга участок шәфкать туташлары прививканы урынга барып ясыйлар. Калганнарга район дәваханәсенең прививка ясау кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Битарафлыкның ахыры яман
Тән температурасы кү-тәрелү, тән кызышу, баш авырту, хәлсезлек, тамак “яну” симптомнары белән табибка баргач, алар га-дәттә “ОРВИ”, “ОРЗ” диагнозы куялар (дәваханәдә гриппны ачыклаучы лаборатор җиһазлар юк). Аны төрле кеше төрлечә киче-рә: иммунитеты ныгыган (вакцина кертелгән) организм җиңелчә генә, киресенчә булганда, пациентның хәле авырайганнан-авырая, бу инде халык телендәге “салкын тию” генә түгел, ә “чакырылмаган кунак”ның нәкъ үзе. Бу очракта пациент дәваханәгә стационар дәвалануга салына, анализлары Казанга тикшерүгә җибәрелә. Быел шул рәвешле 12 кешедә А һәм В тибындагы “грипп” диагнозы куелган. Чирләүчеләрнең 5се балалар.
Шунысы факт: алар берсе дә прививка ясатмаган булган. Табибларның сизгерлеге булмаса, кем белә, мондый битарафлыкның ахыры яман бетәргә – “мә-керле” чир үпкә ялкынсынуының катлаулы формасына әверелергә дә мөм-кин иде бит.
Прививкаланган, димәк сакланган
Вакцина кертелгән организм авыруга каршы иммунитет булдырсын өчен уртача 2дән 4 атнага кадәр вакыт таләп ителә (тәэсире бер елга бара). Шуңа да прививка ясатырга ашыгырга кирәк, чөнки вакциналаштыру кампаниясе октябрь ахырына кадәр генә барачак. Параллель рә-вештә профилактиканы өй шартларында алып бару шарт. Моның өчен сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, юынганнан соң тирене коры итеп сөртергә, баллы, витаминлы чәйләр эчәргә ки-рәк. Әгәр дә инде чир сезне читләтеп үтмәсә, йокмасын өчен башкалардан читләшергә, урыннан тормаска, җиңел үзләштерүче ризыклар ашарга һәм табиб чакыртырга кирәк.