Хәзер “Байрак” район газетасына онлайн режимда хезмәт күрсәтү Порталында подписка рәсмиләштерергә була. Моның өчен “Россия почтасы” каталогыннан бер яисә берничә басманы, җибәрү ысулын (өй адресын күр-сәтергә), рәсмиләштерү срокларын сайлап алырга кирәк. Аннан соң матбугатка язылучы “Россия почтасы” исәбенә акча күчерә, бу хактагы мәгълүмат 3 көн дәвамында эшкәртелә. Электрон подписка турындагы файл уңышлы эшкәртелгәннән соң, абонентның “шәхси кабинет”ына бу турыда хәбәр килергә тиеш. Киресенчә булганда “Россия почтасы”, хезмәт күрсәтү Порталы белгечләре кирәк булган очракта подписка рәсмиләштерергә теләүче белән элемтәгә керәләр, әлеге файл алар тарафыннан яңадан эшкәртеләчәк. Подписканы электрон рәсмиләштерү өчен http://uslugi.tatаrstan.ru/ хезмәт күрсәтү Порталы аша “Вакытлы матбугатка язылу” бүлегенә керергә кирәк.