01, 02, 03 хәбәр итә

2014 елның 3 октябре, җомга
Сентябрь аенда биш янгын чыкты.
Беренче хәбәр 8е көнне 9 сәгать 40 минутта Бәбки авылыннан алынды. Биредә шәхси хуҗалыкта мунча янды. Ут чыгуның сәбәбе – ягу миченең дө-рес урнаштырылмавы.
13 сентябрьдә Карлыда балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыкта сарайларның түбәсе янды, диварларына шактый зыян килде.
22 сентябрьдә 9 сәгать 35 минутта Яңа Чынлы авылыннан хәбәр алынды. Шәхси хуҗалыкта йорт яны корылмаларының түбәсе, печән өеме янып бетте. Йортка да зыян килде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  
Шул ук көнне Иске Суыксуда 17 сәгатьләр тирәсен-дә  йортның эчке ягы һәм йорттагы барлык әйбер-ләр янып, көлгә әйләнде.  
24 сентябрьдә кабат Бәб-кидә, бу юлы электр үткәр-гечләрен  дөрес эксплуатацияләмәү аркасында сарай янды.
29 сентябрьдә шәһәрнең Яшел урамында ике хуҗалыкның йорт яны корылмалары яну турында хәбәр алынды. Ике йортның сарайлары һәм мунча янды. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана.


Сентябрьдә 21 җинаять
теркәлде.
4 сентябрьдә 1961 елгы ир-ат квартирасы балконыннан велосипед югалуын әйтә. Карак – 1977 елгы ир-ат.
8 сентябрьдә көндез билгесез зат, Г.га пычак белән янап, кесә телефонын талап ала.
11 сентябрьдә 1947 елгы шәһәрле квартирасыннан күзлеге, 168 сум акчасы, кесә телефоны югалуын әйтә. Аларга 1960 елгы ир-ат кызыккан. Шул ук көнне Степановка авылы янындагы дачаларның берсен-нән 1962 елгы ир-ат йорт кирәк-яракларын алып чыга.
12 сентябрь көнне “Ак Барс Буа” җәмгыятенең 2 номерлы филиалының автопаркында техниканың запас частьләре югала. Кем кулы уйнаган, билгесез.
13 сентябрьдә шәһәрнең “Балкыш” кунакханәсендәге бер бүлмәдән бер ир-ат 28 мең сум акча чәлдерә.
16 сентябрьдә хатын-кыз сатып алучының зәркән би-зәнү әйберләре кибетен-нән 19075 сумлык товарга ялган юл белән кредит рәсмиләштерә һәм аны тү-ләми дә.
18 сентябрьдә ике җинаять теркәлә, икесендә дә төп геройлар – хатын-кызлар. Беренчесендә буалы хуҗабикәнең коммуналь түләү-ләргә ялган юл белән субсидия рәсмиләштерүе фаш ителә, икенчесендә хатын-кыз олы яшьтәге ханымны кыйный.
22 сентябрьдә билгесез затлар шәһәрдә Совет урамындагы йорт каршында калдырылган “ВАЗ-2107” автомобиленнән магнитола урлыйлар.
23, 24 сентябрьдә яшь егетләр бер авылда өч каз урлыйлар, аннары агрофирманың транспорт паркындагы комбайннан запас частьләр салдыралар.
25 сентябрь дә тыныч узмады – 1948 елгы хатын-кызның квартирасыннан танышы 7 мең сум акча, шәһәр мәктәпләренең берсендә укучы букчасыннан смартфон урлыйлар.
26 сентябрьдә буалы ир-ат “ВАЗ-2107” автомобилен-нән җиһазлар урлый.


Район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган айда хезмәткәрләр 896 тапкыр чакыруга чыкканнар.
Көзге эшләр тәмамланган вакытларда, гадәттә авырулар санында күпчелекне кан басымы уйнау тәшкил итә – 222 очрак. Аннан ка-ла хирургия авыруларына кагылышлы чакырулар – 106, бума ютәл – 60. ОРЗ белән чирләүчеләр – 24, алкоголь белән агуланучылар – 27очрак, 2 үз-үзенә кул салу омтылышы тер-кәлде.
“Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсе хезмәткәрләре 9 юл-транспорт һәлакәтендә каза күрүчеләргә, янгын вакытында пешүче 2 кешегә ярдәм күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International