Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык, хокук саклау буенча Комитеты рәисе Шакир Яһүдин, яңа сайланган депутат Ринат Гайзатуллин шушы көннәрдә Буада булып киттеләр. Аларның визиты Өлкәннәр бәйрәме декадасы кысаларында булып, Укытучылар көненә дә туры килде.
Йомшак диванда
газета-журналлар укыгыз!
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта кунаклар анда яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләрен тапшырдылар. Шакир Яһүдин бер кочак газета-журналларга подписка рәсмиләштергән. Ә Ринат Гайзатуллин аларга йомшак диваннар бүләк итте.
-Сезнең өчен махсус яздырылган газета-журналларны рәхәтләнеп утырып уку өчен бу диваннар, - диде Ринат Рәүфович, бүләгенә ишарәләп.
Соңыннан кунаклар яңа гына эшләтеп җибәрелгән лифт, ял итү бүлмәләре белән дә танышып чыктылар.