Федотовныкылар шәп уйнады

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Федотовныкылар шәп уйнады

Федотовныкылар шәп уйнады


“Батыр” спорт мәктәбе каршында ишегалды командалары арасында мини-футбол турниры узды. Шунысы кызык – укучыларның осталары  физкультура укытучылары да, тренерлар да түгел, ә ...полициянең участок вәкилләре иде.
Бу көнне форманы спорт костюмына алыштырган тренерларга, алар җыйган командаларга ак көндәш-лек, җиңүләр теләп, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков чыгыш ясады:
- Безнең хезмәттә һәрвакыт яхшы формада, чыныккан булу бик мөһим. Сез киләчәктә кайсы өлкә-дә эшләсәгез дә, сәламәт булуның төп чыганагы спорт икәнен онытмагыз. Барыгызга да кызыклы, нә-тиҗәле уен телим, - диде ул. Мондый хәер-фатыйхадан соң погонлы тренерлар шәкертләренә соңгы киңәшләрен бирделәр, аннан уен башланып китте.
Башлап уен мәйданына чиратлап  5-6 сыйныф укучыларыннан торган 6 команда чыкты. Көннең салкынча булуы да комачауламады, малайлар өслә-рен салып ташлап, тирләп-пешеп туп кудылар. Һәр-кем тырышты, ләкин участок вәкиле Александр Федотовның “Васин һәм команда”сына беркем җиткерә алмады - егетләр капкага иң күп туп кертеп, җи-ңүче исемен яуладылар. Фәнис Саттаров җитәкчелегендәге “Ырыңгы” командасы аннан аз гына калышты, өченче урын Марат Хә-сәнҗановның “Барселона” командасына бирелде.
Менә, баш судья, “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Ринат Садыйковның сыбызгы тавышына уенның икенче туры – 7-8 сыйныфлар арасында оештырылганы башланып китте. Бу юлы Марат Хәсәнҗановның “Ювентус” командасы реванш алды. Егетләр, “участковый” Түбән Наратбаштан Рамил Әбикеев алып килгән уенчыларны икенче урынга калдырып, матчның соңгы минутларында капкага хәлиткеч “гол”ны керттеләр. Ә менә Александр Федотовның “ГазМяс” командасы бронза  ия-се булдылар.
Бераз ял итеп, аякларны “язып” алгач, футбол мәй-данына 9-10 сыйныф спортчылары чыкты. Җиде команда арасындагы бәйге кызганнан-кызды, мәйдан тирәли тезелгән җанатарлар сызгырып та, кычкырып та көч биреп, туп капкадан читкә очканда ачуланып та утырдылар. Иң күп мәртәбә “ур-ра”ны Александр Федотовның “Ротор” һәм “Галактиос” командаларына кычкырдылар, чөн-ки уен нәтиҗәләре буенча алар беренче, икенче урыннарга лаек булдылар. Рамил Әбикеевның Кыяттагы яшь спортчылардан торган “Кристалл” командасы өченчелекне алды.
Уен ахырында җиңүче һәр-бер командага район эчке эшләр бүлеге исеменнән кубоклар, футбол туплары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International