Гомерләр үтә икән ул...

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Гомерләр үтә икән ул...

Гомерләр үтә икән ул...


Һәр төбәкнең исемен данлый, аны тирә-якка таныта торган кешеләре була. Шундыйларның берсе җырчы гаилә – Татарстанның атказанган артистлары, якташларыбыз Динә һәм Рафаэль Латыйповлар. Рафаэль әфәнде күптән түгел безнең редакциядә кунакта булды. Форсаттан файдаланып, элеккеге коллегабызга шушы көннәрдә булган юбилее уңаеннан сораулар
 бирдек.
- Юбилей – күренекле да-та. Бу вакыйга иҗатыгызда чагылыш табачакмы?
- Әлбәттә, быел тамашачыга тәкъдим итәчәк программаны юбилей концерты дип атадык. Аны озакламый буалылар да күрә-чәк.
- Сезнең концертлар, һәр-вакыттагыча, үзенчәлекле, кызыклы. Я театраль-ләшкән, я шоу, я мюзикл. Программаны кем яза, режиссеры кем?
 - Программаны Динә яза, сәхнәгә дә үзе куя. Ә инде костюмнар буенча сти-  листлар белән киңәш-ләшә, видеопрограмманы тасмаларга төшергәндә студияләр белән эшли.
- Димәк, Динә ханым Сезнең продюсерыгыз да?
 - Әйе, сәнгать өлкәсендә продюсер, сәхнәдә – коллега, өйдә – хатын, балаларга  – әни, оныкка – әби, кирәк чакта шәхси йөртү-чем дә.
- Сез каләм дә тибрәттегез, район данын яклаучы көчле спортчы, СССРның спорт остасына кандидат та булдыгыз. Ә 90нчы еллар уртасында зур сәхнәгә мендегез. Тормышта шундый текә борылыш ничек килеп чыкты?
- Динә һәрвакытта әйдә, Рафаэль, җырла әле, дип гел мине җырлатырга ярата иде. Үзешчән сәнгатьтә гел катнашсам да, җырчы булу хыялым булмады. Ә Динә мин башкарган җырларның җыентыгын альбом итеп чыгарырга план корып йөргән. Моны мин-нән яшерде. Ул студияләр белән сөйләшүләр алып барган. Әлбәттә, бу зур чыгымнар сорый. Моның өчен спонсорлар кирәк. Бер мәҗлестә бертуган Наил белән Раил  Зыятдиновларга нияте турында сөй-ләп бирә. Алар моны хуплап алалар һәм бу зур сәх-нәгә булган кискен борылыш нәкъ шушы көннән башланып китте дә инде. Рәхмәт аларга.
- Әлбәттә, моңың, талантың булмаса, беркем дә ярдәм итә алмый.
- Әйткәнемчә, мин район-республика чараларында күп катнаша идем. Дипломант, лауреат исемнәрен алган чакларым да булды. Көчле музыкантлар Илдар Нуруллин, Вячеслав Хмелев, Фазыл Борһанов, Ирек Гафуров, Марат Миңгалиевлар дәресләре файда бирде. Марат белән Ирек аудио альбом чыгарганда да булыштылар.
- Популярлык ул тиз килә һәм тиз китә. Сез аны бер тотып алдыгыз да, ычкындырмыйсыз. Йөгән кем кулында?
- Йөгән көчле авторлар иҗат иткән, халыкка җан азыгы булып барып җитәр-лек әйбәт җырларда һәм үзебезнең кул кушырып утырмыйча эшләвебездә, иренмәвебездә дип уйлыйм. Ә ул иҗат җимешебез булырдай җырларны якташларыбыз – шагыйрь-ләр Динә Камалетдинова, Гөлнур Айзетуллова, Фир-дәүс Зыятдинова, Гөлшат Мохтәрова, Данис Хәбибуллин, композиторлар, җырчылар Фирзәр Мортазин, Сәйдәш Хәсәнҗанов, Ринат Рәхмәтуллин тудырдылар. Олы сәхнәнең тү-рен безгә туган төбәгем Буа, гомерне, моңны әти-әни, ярдәмне-этәргечне якташларым бирде...
Кайчандыр бер өстәл артында утырып эшләгән коллегам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Рафаэль Латыйпов әле һа-ман да яшь, дәртле, йө-зеннән елмаю китми. Гомер бәйрәмнәрең кабатланып торсын, аны гел дә бергә үткәрик. Ак юллар Сезгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International